
Тарасов районының Митякин авылы зиратында милләттәшебез Мәхмүт Бәкер улының туганы сугышчан офицер Рәхим Биктимер улы Усмановның кабере янында.
112нче Башкорт дивизиясенең сугыш эзләре буйлап Ростов өлкәсенә ясалган автосәфәр вакытындагы кайбер кичерешләр
Сугыш турында нәрсә белә идем мин? Укылган китаплар, балачакта караган фильмнардан һәм ул чакта исән фронтовикларның сөйләгәннәреннән чыгып, күпне белә идем. Ә 112нче Башкорт дивизиясе турында нәрсә белә идем? Бик күпне белә идем. Тик шушы тарихи сәфәр барышында мин бер нәрсәне ачык төшендем: сугыш турында да, Башкорт кавалерия дивизиясе турында да бер нәрсә дә белмәгәнмен икән! Ни өчен? Чөнки мәгълүматым күп булган, тик кичерешләр, тойгылар җитмәгән. Аларны тик шушында килеп, тоташ кан белән сугарылган туфракка басып торып кына алырга мөмкин! Шунда гына танклар гүләвен, туплар шартлавын, “Мессер” очкычларының һава яруын ишетәсең… Һәм барысы да синең җаның аша үтә… Җаның аша үтә дә, бугазыңа килеп тыгыла…
Менә автомобильләр кортежы уйсу гына җиргә туктады. Обливская станциясе белән Алексеев хуторы арасы иде бу. Җирле халык бу урынны “балка Чугунка” дип йөртә. 1942нче елның ноябрендә атлылар шушында килеп җитә. Тик алга таба үтә алмыйлар. Кар тирән була ул елны. Якында гына немецларның ике аэродромы урнашкан. Көне-төне бомбага тоталар. Тарихчылар әйтүенчә, көненә меңгә якын очыш була монда. Фашистлар кинәнеп “сунар” оештыра.
Шушы урынга, Чугунная балкага яшеренә сибайлылар. Тик юкка гына. Бер урынга җыелган сугышчыларны бомбага тотуы җиңелрәк. “Мессершмит”лар, “Хенкел”ләр кабат-кабат һавага күтәрелә… Ярылган бомбалардан туфрак катыш кар күтәрелә күккә… Атлар үрә сикерә… Пулеметлар үлем чәчә… Тирә-яктагы ап-ак кар ал төскә буяла…
Чарасызлыктан, өметсезлектән, бер нәрсә дә эшли алмаганлыктан аптырап, кавалеристлар кылычларын кыныларыннан чыгаралар да самолетларга каршы чаба башлыйлар. Күз алдына китерәсезме: түшләренә кадәр кар ерып чапкан атларда кылыч болгап тәреле самолетларга каршы баралар! Ахмаклыкмы? Юк, батырлык! Һәм, баксаң, бу күпләрне үлемнән коткара да инде. Соңыннан шушы каһарманлыкны хәрби алымга әйләндерәләр: сибайлыларның бер-берсе белән арасы илле метрдан да якынрак булырга тиеш түгел.
Озак уйланып торам шушы урында… Әле беркемнең дә бу яландагы корбаннарның санын ачык әйтә алганы юк. Төрле мәгълүматлар буенча монда бер меңнән ике меңгәчә сугышчы башын салган. Вакытында аларны җирләргә мөмкинлек булмый. Күпмедер мәетне ач дала бүреләре ашый, күпмесендер күрше авыллар халкы үзләренә алып кайтып җирли. Ә монда, яланда, күпмесе безнең эзтабарларны көтеп ята?
Тынлык… Әллә кылган җилдә эндәшә, әллә җир астыннан, әллә күктән: “Батырларны искә алган чакта онытмасын безне дә туган ил… Онытмасын безне дә туган ил” — җыр сүзләре ишетелгәндәй була.
…Алга кузгалабыз. Машинадагыларның берсе дә эндәшми. Соңыннан гына ачыклана: баксаң, барыбызның да күз алдында бер күренеш булган икән: карга бата-бата самолетларга каршы атлар чаба… Ат өстендә иреннәрен канатканчы тешләгән сугышчылар һәм кыныннан суырып алынган кылычлар…
Безнең бу сәфәргә күрсәтелгән игътибар һәм ихтирам турында берничә сүз әйтәсем килә. Һәр урында бик югары дәрәҗәдә каршы алдылар дисәм, бер нәрсә дә әйтмәгән булыр идем. Һәр очрашудагы кешелеклелек һәм кечелеклек сокландырды. “Монда кайчан соңгы тапкыр Башкортостан вәкилләре булды?” — дигән сорауга бөтен җирдә дә бер җавап булды: “Никогда”… (хәреф хатасы түгел бу, урындагы сөйләшүнең стиле сакланды). Әлбәттә, бик ышанып та җитмим, кайчандыр кемдер булгандыр бу җирләрдә. Бәлки күрми калганнардыр, йә игътибар бирмәгәннәрдер. Гомумән, сүз ул хакта түгел… Советлар Союзы таркалганнан соң бәйләнешләр өзелде, яңа шартларда тәрбияләнгән тоташ бер буын үсеп чыкты. Тик аларның хәтере юылмаган. Беләләр барысын да, исләрендә тоталар. Игътибар һәм илтифатлык бар. Кайда гына барсак та, һәр җирдә бертуганнарын каршы алгандай каршыладылар. Һәр җирдә туганнар каберлеге, мемориаль комплекслар, һәйкәлләр тәртиптә тотыла. Хәттә Деев утарының бетерелүенә утыз еллап бардыр инде. Юл да юк бу тарафка, чак кына барып җиттек. Әмма авыл булган җирдә ямь-яшел үлән үсә, куаклар арасында һәйкәл басып тора, ул буялган, тирә-юне яхшылап җыештырылган. Кемдер без килүгә шулай хәстәрләп куйгандыр, дип уйларга да мөмкин… Ихтимал, буяганнардыр, әммә һәйкәлне тиз генә төзеп, киртәләп куя алмаслар иде. Бер биләмәнең, районның бер чигеннән икенче чигенәчә ким дигәндә безне өч вәкил озатып йөрде: хакимият башлыгы, урындагы хәрби комиссар һәм шундагы казак округы атаманы.

Тарасов районының Митякин авылы зиратында милләттәшебез Мәхмүт Бәкер улының туганы сугышчан офицер Рәхим Биктимер улы Усмановның кабере янында.

Ростов өлкәсенең Белая Калитвадагы 30 батыр калкулыгында Азамат Юлдашбаев (уңда) Советлар Союзы герое Аннаклыч Атаевның улы Владимир ага белән.
Белая Калитвага барып җитүгә бер нәрсәгә игътибар иттем: үзебезне чит җирдә итеп тоймадык. Әйтерсең лә Башкортостан калаларының берсендә йөрибез. Россиянең күп, бик күп төбәкләрен күрергә насыйп булды, әммә бер җирдә дә мондый тойгы булганы юк иде. Кулымны йөрәгемә куеп әйтә алам: Дон буенда чын мәгънәсендә тугандаш халык яши. Алар 112нче Башкорт атлы дивизиясенең каһарманлыгын белә, тарихны буыннан буынга тапшырып килә һәм… безне биредә көтәләр. Һәм алар алдында безнең рухи бурычыбыз бар, чөнки алар 1942 елның көзендә — 1943 елның башында Дон буйларын азат итү өчен башларын салган милләттәшләребезнең рухын саклыйлар. Шуның өчен чын күңелдән үзләренә рәхмәт сүзләре әйтәсе килә.
Азамат ЮЛДАШБАЕВ,
“Башкортостан” газетасы хәбәрчесе.
(махсус «Бердәмлек» газетасы өчен).
Просмотров: 1141