Җир эшкәртү, мал асрау – табышлы хезмәт ул

DSC08679Авыл халкы өчен иң кызу чор — чәчү вакыты җитте. Камышлы районының Чулпан бистәсендә яшәүче шәхси ху­җалык җитәкчесе Раил Кәримов та, көннәр салкын торуга карамастан, көне-төне басуда. Мин аны улы Илнур һәм авылдашы Фаил Шәйдуллин белән җир эшкәрткән вакытта очраттым.

- Ун ел чамасы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнәм, — дип сөйли Раил. — Авыл халкыннан арендага алынган җир пайларын да, шәхси җир кишәрлегемне дә эшкәртеп, икмәк һәм терлек азыгы чәчеп үстерәм. Көзге урып-җыю кампаниясе тәмамлангач, пай хуҗалары белән исәп-хисап тотам.

Ә калган терлек азыгы абзардагы савым сыерларын, сугым үгезләрен кышлатырга җитеп тора. Ата-бабаларыбыз җир эшкәртеп, терлек үрчетеп яшәгән бит. Без дә шулай эшләргә тиеш.

Раил (сулда), Илнур (уңда) Кәримовлар һәм Фаил Шәйдуллин (уртада).

Раил (сулда), Илнур (уңда) Кәримовлар һәм Фаил Шәйдуллин (уртада).

Өлкә авыл хуҗалыгы министрлыгында хезмәт итүче Илнур ял көннәрендә авылына кайтып, әтисенә ярдәм итә. Биредә аны яраткан шөгыле — умарта кортлары да көтеп тора.

- Киләчәктә карабодай чәчә башларга дип уйлыйм әле. Илнурга да ярдәме тияр иде. Карабодай балы шифалы да, тәмле дә. Умарталарга да ерак очып йөрергә туры килмәс, — дип киләчәк планнары белән дә уртаклашты хуҗалык җитәкчесе.  

Раил Рәфкать улы гомере буе авыл хуҗалыгында эшләгән кеше буларак (ул мал табибы да, зоотехник та), аңардан бүген бу тармакта нинди үзгәрешләр булуы, авыл җирендә эшләргә теләүче яшьләр булу-булмавы белән кызыксындым.

- Аллаһыга шөкер, җирләр эшкәртелә. Ләкин терлекчелек белән шөгыльләнергә атлыгып торучылар юк, дисәң дә була. Мал асрау бик мәшәкатьле эш бит ул, зур түземлек һәм тырышлык таләп итә. Аның чыгымнары да күп. Бәлки, шуңа да авылыбызда мал-туар үрчетүчеләр саны аздыр.

Үзем дә киләчәктә күбрәк игенчелек белән шөгыль­лә­нер­гә ниятлим. Чөнки сөт продукциясен урнаштыруы кыен. Җәйге челләдә сөтнең бәясе дә кими. Баштан аның литры егерме сумнан булса, хәзер ул унсигез сумга калды. Сөт ризыклары — социаль продукт, дип санала. Шуның өчен аның хакын бик нык күтәреп тә булмый. Ә хөкүмәт тарафыннан әллә ни зур ярдәм юк. Җитештерелгән сөт ризыгын өйгә килеп алучы булса да бик әйбәт булыр иде. Чөнки аны урнаштырып йөреп, күпме вакыт сарыф ителә. Әлегә мин үзебез җитештергән продукцияне Камышлы авылы кибетләренә илтеп сатам.

Даими сатып алучыларым арасында әби-бабайлар да байтак. Аларга мин сөт, катык-каймакны өйләренә илтеп, очсызрак бәягә бирәм. Чын кү­ңелдән рәхмәт әйтеп калалар.

Ә яшьләребезгә килгәндә, аларның күбесе шәһәргә китү ягын карый. Татар авыл­лары таркалмасын, ата-бабаларыбыздан калган җир­ләрдә чүп үләннәре үс­мәсен дисәк, яшьләргә биредә тырышып эшләү өчен төрле кызыксындыру чаралары күр­сәтелергә тиеш. Авылларга ярдәм кулы сузарга кирәк, — дип сөйләде Раил Кәримов.

Без сөйләшкән арада төшке аш вакыты җиткән иде инде. Әңгәмәдәшем мине кунакка чакырды. Әкияттәге кебек матур итеп корылган йортта безне Раилнең хатыны Гөлнур ханым каршы алды. Бакчада рәт-рәт умарта оялары тезелеп киткән. Бер читтә зур терлек абзары һәм өч катлы йорт биеклегендәге терлек азыгы өчен склад салынган. Боларның барысының да тәртиптә булуы, әлбәттә, хуҗабикә хезмәте. Ул гаиләсен һәм ярдәмгә килүче эшчеләрне тәмле ризыклар пешереп сыйлый, сатуга чыгару өчен сөттән төрле ризык­лар хәзерли. Гөлнурның төп эш урыны да бар икән әле. Авыл Мәдәният йорты мөдире буларак, ул бәйрәм кичәләренә зур концерт программалары әзерли, башка төрле мәдәни чаралар үткәрергә дә вакыт таба.

Кәримовларның тагын бер уллары Илдар Себердә эшли икән. Ул да, вахтасын тә­мам­лап ялга кайтканда, шушы тормыш агымына кушылып, әти-әнисенә ярдәм итә.

- Үзара уртак фикергә килеп, тырышып эшләгәнгә күрә тормышыбыз да мул. Без бер дә зарланмыйбыз, — дип озатып калды мине бу тырыш, уңган гаилә.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Чулпан авылы,

Камышлы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1102

Комментирование запрещено