9 ел булды синең китүеңә, бакыйлыкта ничек хәлләрең?

1267555251_137042853571Тәрәзәмне һәрчак ачып куям,
Кайтып керерсең дип яныма.
Мәрхүмнәр бакчасы төшемә керә,
Үзем барыйммы әллә яныңа?

Таң җилләре һәрчак исә тора,
Еллар уза, гомер кыскара.
Каберләреңә килеп дога укыйм,
Сагынуыма һич тә юк чара.

Каберең өстендәге чәчкәләрне
Яз жилләре сыйпап иссеннәр.
Таң кошлары дуслар табыныннан
Сиңа сәлам әйтеп китсеннәр.

Мин кош түгел, талга кунып,
Сайрый алмыйм сине сагынып.
Синең яннарыңа вакытсыз да
Барып булмый коштай талпынып.

Сагыну тамчылары күздән тама
Төштә күреп сикереп торам да.
Керфекләрем һич чыланмас иде
Дуслар белән булсаң табында.

9 ел булды синең китүеңә,
Бакыйлыкта ничек хәлләрең?
Коръән укытабыз дуслар белән,
Тыныч булсын синең җаннарың.

Тәлгать ВАҺАҖЕВ.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1031

Комментирование запрещено