Иртүк җәяүләп юлга чыктым,
Корбан табынына баруым.
Юлым ерак, туктап тын алам да,
Кабып куям алган даруым.
Мулакайда башлана икән
Бозбашымның текә таулары.
Туган авылым уч төбендә кебек,
Тирә-ягын ураткан урманнары.
Авылыма кайтып илһам җыям,
Шигырь язып аннан канатланам.
Халкыма серләремне сөйлим,
Алар уңышына шатланам.
Очып кайтам сиңа, туган авыл,
Күңелләрем тулып, сагынып.
Күкрәгемне тутырып сулыш алам,
Тирә-якка багам сокланып.
Халкым инде уңышларын җыйган,
Өлгереп килә инде казлар да.
Менә Мөхтәрәмә апа кунак көтә,
Корбан ите пешә казанда.
Шулай инде безнең халык
Эшкә батыр бит тумыштан.
Кайгы килсә ярдәм итә тизрәк,
Кунак җыя, бүлешеп шатлыктан.
Галимә ӘХМӘТШИНА.
Камышлы авылы.
Просмотров: 1182