Ал син бездән тәбрик сүзен

DSCN0063

Галия Мәдгать кызы Ишмеева.

Алмагачлар, шомыртлар һәм чияләр ап-ак чәчәктә утырган гүзәл вакытта Чулпан авылында яшәүче Мәдгать абый һәм Мәрьям апа Кәримовлар гаиләсендә мәхәббәт җимешләре булып, беренче кызлары дөньяга аваз сала. 1967 елның 22 мае була бу көн. Сабыйга бик матур исем бирәләр — Галия дип кушалар.

Көннәр үтә, айлар үтә, еллар үтә… Менә кызга укырга барырга да вакыт килеп җитә. Галия башлангыч мәктәпне Чулпан авылында тәмамлый, 8 сыйныфка кадәр Иске Ярмәккә йөреп, «дүртле» һәм «бишле»  билгеләренә генә укый. Аннан Похвистнево шәһәрендәге медицина училищесына укырга керә. Дүрт ел белем алганнан соң, диплом белән үзенең туган авылына кайтып төшә. Биредәге медпунктка эшкә урнаша.

1987 елны Галия Бөгелмә шәһәрендә яшәүче Альберт исемле егеткә тормышка чыга. Аларның ике уллары туа. Кызганычка каршы, никахлары озакка бармый, яшь гаилә аерылыша. Бүгенге көндә улы Маратка 29 яшь, ул Самар шәһәрендәге педогогика университетын тәмамлаган, 21 яшьлек Илмир Самардагы техник университетының 3 курсында белем ала. Галия Ришат исемле әфәнде белән кушылып, 8 елдан артык бергә гомер итәләр, бик бәхетле матур парлар булып яшиләр.

Галия Ишмеева 1986 елдан бирле медицина хезмәте күрсәтә, менә инде 8 елдан артык Камышлы районы поликлиникасында, ренгент бүлмәсендә лаборантка булып эшли. Көненә, елына аның кабинетыннан ничәмә кеше үтә икән?! Кемдер флюорография уза, кайсының аягы яисә кулы сынган, кайсының теше сызлый яки башка органнары авырта… Галия ханым халыкка игътибарлы булып,  шул ук вакытта озын чиратлар булдырмыйча, барысын да тиз-тиз генә төрле аппаратлары аша уздыра. Искиткеч! Үз вазифасын бик әйбәт үти ул. Мин аңа һәм шундый уңган кыз үстергән ата-анасына бик тә рәхмәтлемен.

DSCN0063Быел Галия  Мәдгать кызына 50 яшь тулды. Юбилярыбыз, сине барча дусларың исеменнән күркәм бәйрәмең белән тәбриклим, исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, ак бәхетләр, хәерле озын гомер телим. Балаларың куандырып кына торсыннар. Күңел күгеңдә кара болытлар йөрмәсен, өеңә бәла-каза кермәсен. Барлык игътибарлылыгың үзеңә савап булып кайтсын, кылган изге­лекләреңнең әҗерен кү­рергә насыйп булсын. Без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз.

Ал син бездән тәбрик сүзен,
Шушы булсын бездән бүләкләр.
Тыныч тормыш, саулык, озын гомер
Сиңа бүген бездән теләкләр.

Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.

Камышлы авылы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1219

Комментирование запрещено