
Самараның 13 санлы балалар китапханәсендә баш китапханәче вазифаларын үтәүче Рәисә Алмакаева укучыларны “Сак-Сок” бәете белән таныштыра.
27 май – Китапханәчеләр көне
Тәүге тапкыр китапханәгә килеп кергәнен һәркем хәтерлидер, мөгаен. Нәни балага алфавит буенча тезеп куелган китаплар, газета-журналлар белән тулы киштәләр гаҗәеп дөнья булып тоела. Ә өстәл артында утыручы китапханәче чын тылсымчы диярсең: кайда нинди китап сакланганын да, нинди әсәрне кайсы язучы язганын да хәтерли. Әйтерсең ул исәп-хисапсыз мәгълүмат агымын көйләп торучы. Ялгыш ертылган китап битен күреп: “Ай-һай, күңелсез хәл килеп чыккан икән. Әйдә әле, бергәләшеп ябыштырыйк”, — дип, китапка “беренче ярдәм” күрсәтергә, аны яратырга өйрәтүче дә шул.
- Беренче карашка гына китапханәче һөнәре җиңел булып тоела. Чынбарлыкта ул зур хезмәт һәм җаваплылык таләп итә, — дип сөйли 25 ел гомерен шушы һөнәргә багышлаган Рәисә Алмакаева. Бүген Самараның 13 санлы балалар китапханәсендә баш китапханәче вазифаларын үтәүче милләттәшебез осталык серләре белән бик теләп уртаклаша.
- Китапханәче, мөгәллимә кебек, балаларны яратырга, алар белән бер телдә сөйләшә белергә тиеш. Безнең китапханәгә йөрүче 800дән артык балада әдәбияткә мәхәббәт, китапка сакчыл караш тәрбияләргә тырышабыз, аларны тәртипкә, җаваплылыкка да өйрәтәбез, — ди ул.
Бүгенге заман китапханәчесенә таләпләр аеруча зур: ул яңа технологияләр кулланып эшли белергә, яңа мәгълүматлар туплап торырга тиеш. Язулар тутырасы, китаплар күргәзмсе оештырасы, төрле бәйрәмнәргә багышланган чаралар үткәрәсе дә бар бит әле.
Өлкәбездә милләтара дуслыкны ныгытуга, үсеп килүче буында патриотизм, толерантлык хисен тәрбияләүгә зур әһәмият бирелә. 13 санлы балалар китапханәсендә бу темаларга карата әдәби кичәләр, бәйгеләр оештырыла, нәни китап сөючеләр һәм аларның ата-аналары төрле шәхесләр белән даими очрашып торалар. Чиләбе өлкә китапханәсе инициативасы буенча үткәрелә башлаган “Безнең чыганаклар. Фольклор укыйбыз” дигән акциядә дә катнашканнар алар. Анда Рәисә Алмакаева укучыларны татар мәдәнияте белән таныштырган.
- Кунакларга татар әдәбиятының бик борынгыдан килгән милли жанры — бәетләр турында сөйләдем. Аларда, гадәттәгечә, яшәү һәм үлем фәлсәфәсе бәян ителә. Балалар да, чарага килгән ата-аналар да “Сак-Сок” бәетенең рус телендәге тәрҗемәсен тыңлап, хисләнделәр, аны татар телендә укып үтүне дә соралдылар. Ахырда балалар чәкчәк, үләннәр кушып пешергән хуш исле чәй белән сыйландылар, — дип сөйләде милләттәшебез. Бу чараны әзерләргә ярдәм иткән Самараның “Яктылык” татар мәктәбенә, аеруча китапханәче Лия Галимовага ул рәхмәтләрен белдерде.
- Рәисә Сафиулла кызы — коллективыбызның ныклы терәге, дип әйтер идем. Ул һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Сабыр, тыйнак белгечебезне укучылар да, хезмәттәшләре дә яраталар, хөрмәт итәләр. Икенче елга “Милли мәдәниятләр көне” проекты кысаларында ул укучыларыбызны татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе белән таныштырырга вәгъдә итте. Аның да шулай ук күңелле һәм кызыклы үтүенә шигем юк, — дип баш китапханәченең хезмәтенә югары бәя бирә филиал җитәкчесе Ирина Кильмяшкина.
“Бүгенге заман яшьләре укырга яратмыйлар дигән фикер белән килешәсезме?” — дигән сорауга:
- Мин алай ук әйтмәс идем. Безнең китапханәгә йөрүче балалар саны бер дә кимеми. Алар яңа авторлар белән дә, классик әсәрләр белән дә кызыксыналар, — дип җавап бирде Рәисә ханым.- Уку культурасын үстерүнең балачактан башлануын ата-аналар да онытмасыннар иде. Төсле матур китаптан тылсымлы әкият яисә кызыклы хикәя уку аларга да ләззәт бирер, сабыйлары белән араны тагын да якынайтыр, дип уйлыйм.
Укып чыкканга соңыннан анализ ясау, геройларга бәя бирү дә мөһим. Әсәр буенча үз фикерен белдерергә, аннан әһәмиятле сүзләрне, өзекләрне табарга, яхшыны яманнан аерырга өйрәнгән бала мәктәптә дә яхшы укыячак, ә китап аның иң якын дустына әвереләчәк.
Самараның 13 санлы балалар китапханәсендә әнә шундый мөлаем, үз һөнәренә гашыйк милләттәшебез көненә дистәләгән укучыга хезмәт күрсәтә. Ул сабыйларга китаплар патшалыгы ишекләрен ачып, аның серләренә төшенергә ярдәм итә.
Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 1150