Рамазанга керү ишекләре

i2Якынлашып килүче Ура­за уңаеннан Самараның Та­рихи мәчетендә “Рамазанга керү ишекләре” дип аталган чара уздырылды. Бәйрәмдә Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Ярул­лин да катнашты.

Билгеле булганча, Рамазан аенда Мөхәммәт галәй­һиссәламгә Коръән сүрәләре иңдерелә башлаган. Шушы изге айда бакыйлыкка күчүчеләр өчен оҗмах ишекләре гел ачык тора, ә җәһәннәм ишекләре ябыла, дип языла дини китап­ларда. Ә фани дөньяда ураза тоткан кешеләрнең гөнаһлары юып төшерелә.

- Телевизор, гаджет экраннарына ябышып ятудан аерылып, үзара аралаша башларга, берләшергә кирәк, — дип сөйләделәр бу чараны оештыручылар. — Без балаларыбызга яхшылык, иманлылык, илтифатлылык мирасын сеңдерергә, бер-беребезгә булышып, яхшы эшләр эшләүдә ярышып яшәргә тиешбез.

Бәйрәмдә катнашкан балалар “Рамазанга керү ишек­ләре”н эзләп табу өчен берничә бирем үтәргә тиешләр иде. Алар Аллаһының 99 исемен исләренә төшерделәр, Рамазан ае турында шигырьләр укыдылар, изге айда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында открыткалар ясадылар. Кыз балаларга төрле-төрле тукымалардан тегелгән хиҗаб кию конкурсы бигрәк тә ошады.

Ә аналар өчен үткәрелгән “Күңелең ниләр пышылдый” шигъри конкурсы бәй­рә­ме­безнең энҗесенә әве­релде. Үзе яраткан шигырен укыган һәр хатын-кыз йөрәгенең бер өлешен ачып күрсәтте сыман. Нечкә күңелле тамашачылар бу юлларны тыңлаганда күз яшьләрен сөртеп утырдылар.

Ахырда балаларга татлы күчтәнәчләр һәм “Рамазан көн­дәлеге” дип аталган китаплар өләшенде, хатын-кызлар пешереп алып килгән тәм-томнар белән чәй өстәле әзерләнде.

- Бу бәйрәмдә катнашучылар үзләрен зур бер гаилә әгъзалары кебек хис иттеләр. Бу бик мөһим тойгы, — диде бәйрәм ахырында Тарихи мәчетнең имам-хатыйбы Наил хәзрәт Биктаев. — Иншалла, мондый очрашуларны ешрак оештырырга ниятлибез. Шун­дый чараларда балалар ислам дине нигезләрен һәм кыйм­мәтләрен үзләштерәләр. Ба­ла­ларыбызның киләчәге без­нең кулыбызда.

Алина ФРОЛОВА,

педагогия университеты укытучысы, доцент.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1026

Комментирование запрещено