“Пехиль” өлкә чуваш җәмгыяте рәисе урынбасары И.В.Иванчин борынгы ладья сызымнары буенча төзелгән көймәләрдә су буйлап изге тарихи урыннарга даими сәяхәтләр оештыра.
Самара җире матур табигать почмаклары белән бай. Анда элек-электән күп тарихи вакыйгалар булып торган. Мәсәлән, Жигули таулары итәгендә үзенең гаскәрләре белән танылган атаман-илбасар, башкисәр Степан Разин качып яткан. Имеш, кайдадыр шушы җирләрдә ул үзенең байлыкларын яшереп калдырган. Тик аларны әлегә беркем дә тапмаган һәм алар вакытын көтеп яталар.
Бу урыннар Х-ХII гасырларда Идел буе Болгары дәүләте һәм Муром шәһәрчеге урнашкан булуы белән дә кызыклы. Ә Муранка авылында, күптөрле риваятьләрдә сөйләнгәнчә, бөтен дөнья белгән баһадир Илья Муромец үзе туган диләр.
Нәкъ шунда, Жигули тауларының иң матур урынында, гүзәл Уса елгасы ярында ХIII гасырның рус крепосте (ныгытмасы) традицияләре буенча төзелгән гаҗәеп архитектура комплексын бер юкка гына “Богатырская Слобода” (“Баһадирлар бистәсе”) дип атмаганнардыр. Читать полностью →