“Бездә гел шулай күңелле була”

АкатуйЯз үзе кебек үк матур милли бәйрәмнәр дә алып килә. Менә күптән түгел генә шәһәребезнең Владимир Вы­соцкий скверында чуваш­ларның “Акатуй” бәйрәме гөрләп узган иде. Аклы-кы­зыллы чуваш күлмәкләре белән бизәлгән сквер бу көнне яр­минкә каруселе кебек бөте­релде.

Бәйрәм кунакларын Самара шәһәре башлыгы Олег Фурсов исеменнән — администрация хезмәткәре Дмитрий Долганов, оештыручылар исеменнән — шәһәребезнең “Пехиль” чуваш милли-мәдәни автономиясе рәисе Людмила Долгова котлады: “Бүгенге “Акатуй” — бәйрәмнәр чиратының башы гына. Без әле тагын бик күп башка бәйрәм чаралары планлаштырабыз. Акатуй ул чувашлар өчен генә түгел, башка милләт халыклары өчен дә уздырыла. Безгә карап, башкалар да үзләренең милли гореф-гадәтләрен, телләрен, мәгарифләрен сакласыннар иде, — дигән сүзләр белән ул скверда ял итүчеләрне барысын да тамашага чакырды.

АкатуйАкатуй – язгы эшләр башлану алдыннан уздырыла торган милли бәйрәм Самара өлкәсендә  беренче мәртәбә генә үткәрелми. Ел саен аның географиясе киңәя, катнашучылар саны күбәя, костюмнар байлыгы һәм матурлыгы күз явын ала. Менә бу юлы да катнашучылар көне буе милли чуваш коллективларының чыгышын карап хозурландылар. Биредә олылар гына түгел, балаларын иярткән яшь ата-аналар да, укучы балалар да, җиткән егетләр-кызлар да бар иде. Иң мөһиме — алар сәхнәдә барган тамашаны зур кызыксыну белән карадылар, аңламаганнарын олырак­лардан сорашып белештеләр.

Быелгы бәйрәм дә халыкка бик ошады бугай. “Мин ел саен Акатуйга киләм. Монда һәрвакыт күңелле була. Халык бәйрәмнәрендә генә бөтен халык катнаша, ихластан аралаша, рәхәтләнеп бии һәм җырлый ала”, — диде баскан урынында биеп торучы Вера ханым Безрукова. Бу чыннан да шулай бит.

Сәлимә ВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 846

Комментирование запрещено