Яшел шәлең иңнәреңә салып,
Үткәннәргә башың иясең.
Ак каеным, кочагыма кысып,
Килә сине сыйпап сөясем.
Ак каеным, кичерешләрне
Үз эчеңә бикләп яшисең.
Вакыт җилләре дә үзгәртәлми,
Гүзәллегең һаман саклыйсың.
Кәүсәңә кагылып үтәм,
Гүя син җырлар көйлисең.
Күкрәгеңә җыйган сагышлардан
Саргайганны үзең сизмисең.
Хисләремнең яңаруын тоям,
Ак каеным, сиңа сарылсам.
Йөрәгемнән моңнар бәреп чыга,
Чукларыңа ялгыш кагылсам.
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 1223