Мәктәп вальсы бер генә була

Гали мәктәбен тәмамлаган Раил Маннанов әтисе һәм әнисе белән.

Гали мәктәбен тәмамлаган Раил Маннанов әтисе һәм әнисе белән.

Төп һәм урта белем бирү учреждениеләрендә имтиханнар тапшырылып, чыгарылыш кичәләре үткәрелде. Самара өлкәсе мәктәпләрен тәмамлаган 12 мең укучының 1924се губернатор Николай Меркушкинның “Укуда ирешкән уңышлары өчен” медальләренә лаек булдылар. 29 июньдә Самараның опера һәм балет театрында уздырылган тантанада медальләр белән бүләкләнгән татар мәктәпләрен тәмамлаган укучылар да байтак иде.

- Похвистнево районының Гали авылымәктәбен быел 29 укучы тәмамлады. Әле бер ай элек кенә чәчәк бәйләмнәре тотып соңгы кыңгырау линейкасында басып тордылар алар. Алда имтиханнар, балаларның йөзләрендә дулкынлану катыш борчылу сизелә иде. Инде хәзер бу мәшәкатьләр дә артта калды, имтиханнар да, кичә дә бик уңышлы үтте. Быел унберенче сыйныфны тәмамлаган алты укучы губернатор медаленә лаек булды. Бигрәк тә укытучыларны бөтен предметлардан да күп баллар җыйган Раил Маннанов сөендерде.

Унбер ел дәвамында аларга белем биргән, эш рәтенә, үз алларына максат куярга һәм эзлекле рәвештә үрләрне яулап барырга өйрәткән беренче укытучылары Раилә Маннанова, Ләйлә Гозәерова, сыйныф җитәкчеләре Фидаил Маннанов һәм Рәйхан Нуриеваның хезмәт җимешләре юкка чыкмаган. Егетләр һәм кызлар укытучыларының ышанычын акладылар, сыйфатлы белем күрсәтеп, мәктәбебезнең данын күтәрделәр. Бүген без аларга горурланып карыйбыз. Алдагы тормышларында да шундый акыллы һәм гадел булып калсыннар иде, дип телибез, — дип яза “Бердәмлек”кә Гали авылы мәктәбе укытучысы София Сәлимова.

Гали мәктәбен тәмамлаган Раил Маннанов әтисе һәм әнисе белән.

Гали мәктәбен тәмамлаган Раил Маннанов әтисе һәм әнисе белән.

- Камышлы районының Иске Ярмәк урта мәктәбен быел тугыз укучы тәмамлады, — дип хәбәр итте мәктәп директоры Мәсхүдә ханым Габидуллина. — Шуларның икесе — Алина Шәрәфетдинова (рәсемдә) һәм Илнара Әхмәтҗанова губернатор медальләренә лаек булдылар. Тугызынчы сыйныфта укыган 16 укучының икесенең белеме, шулай ук, бик яхшы билгеләр белән бәяләнде.

Шарафутдинова Алина Ильдаровна Старое Ермаково

Алина Шәрәфетдинова.

Камышлы районының Ис­ке Усман авылы мәктәбендә 11нче сыйныфны тәмамлаган җиде укучының барысы да чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырган. Башлангыч мәк­тәптә аларны Сәрия апалары Корбангалиева укыткан, ә өлкән сыйныфларда класс җитәкчеләре булып Гөл­фия апалары Таҗетдинова эшләгән. “Бердәнбер медалис­тыбыз Алсу Маннанованың хыялы — табиб булу, — дип сөйләде те­ле­фоннан мәктәп директоры Гүзәл Маннанова. — Дөрес, әлегә химия буенча имтихан тап­шырылмаган. Ләкин аның нә­ти­җәсе медаль алуга йогынты ясамаячак”.

Бу мәктәпнең тугызынчы сыйныфын тәмамлаган укучылар да укытучыларының ышанычын аклаганнар. Анда да, Иске Ярмәктәге кебек үк, уналты баланың икесе тугызъеллык мәктәпне тик яхшы билгеләргә генә тәмамлаган.

Әлбәттә инде, Самараның “Яктылык” татар мәктәбен дә игътибарсыз калдырмадык. Укыту бүлеге мөдире Рәсимә ханым Алюшеваның хәбәр итүенчә, быел биредә 11нче сыйныфны 20 бала тәмамлаган. Шу­ларның икесе — Әдилә Рә­химова һәм Гөлнара Галимова медаль алганнар. Шулай ук 9нчы сыйныфны тәмамлаган 39 баланың дүртесе “аерым билгегә ия таныклыг”ы (аттестат особого образца) алу бәхетенә ирешкән. “Яктылык”ны тә­мам­лаган укучылар гомердә бер генә була торган чыгарылыш вальсы көенә бүген, 1 июльдә, әйләнәчәкләр.

Мәктәпне тәмамлаган якташларыбызга югары уку йортларында шулай ук уңышлы укып, үзләре сайлап алган профессияләрдә югары уңыш­ларга ирешергә, матур-матур гаиләләр корып, бәхеттә һәм муллыкта яшәргә насыйп булсын иде.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек». 

Просмотров: 1598

2 комментариев

  1. Камила Минигулова (ж/д ст. Погрузная, Кошкинский район) в пишет:

    Эмоции буквально переполняли меня во время вручения медали. Всё-таки не каждый день пожимаю руку губернатору! Очень рада, что закончила школу, но, конечно, немного уже тоскую по родным кабинетам и одноклассникам. Планирую поступать в медицинский университет, а вот с городом еще не определилась, так как отправила документы не только в ВУЗы Самарской области.

  2. Фарзания Мирсалихова(Минугалимова) в пишет:

    МОЛОДЕЦ!!! Уңышлар сиңа балакаем, Алинә. Амин!!!