3 июль — ЮХИДИ хезмәткәрләре көне
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе (ГИБДД) хезмәткәрләренең ял көннәре юк. 3 июльдә — көтеп алынган һөнәри бәйрәмнәрендә дә, аның хезмәткәрләре иминлек сагында.
Инспекциянең Камышлы районы бүлеге дә тәүлегенә 24 сәгать, атнасына җиде көн юлларыбызда тәртип саклый. Хәрәкәт иминлеген тәэмин итү, юлларда кагыйдә бозуларны һәм һәлакәтләрне булдырмау — аларның төп бурычы.
Хезмәтләре авыр, кыюлык таләп итүгә карамастан, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең хезмәткәрләре арасында гүзәл затлар да бар. Шуларның берсе бүген Камышлы район үзәгендә яшәүче Гөлнара Хәйбрахманова.
Юл хәрәкәте иминлеген саклауда турыдан-туры катнашмаса да, аның хезмәте шактый җаваплы. Административ кануннарны башкару буенча инспектор Хәйбрахманова гражданнарны кабул итә, көненә дистәләгән документ тутыра.
Гөлнарага нинди сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, ул ярдәм итәргә тырыша, һәркем белән уртак тел таба белә, һәр эшне җиренә җиткереп эшли.
Зур бәйрәмнәрдә полиция бүлеге хезмәткәрләренә көчәйтелгән режимда эшләргә туры килә икән — яңгырмы, кар-буранмы өлкән лейтенант Хәйбрахманова да халык иминлеге сагында тора. Мәктәптә укыганда ук хас булган үз-үзенә таләпчәнлек, намуслылык, гадилек кебек сыйфатларны ул бүген дә якын күрә һәм башкалардан да шуны таләп итә.
Гөлнараның шәхси тормышы да сокланырлык. Тормыш иптәше Әсфир белән берсеннән-берсе матур ике кыз үстерәләр. Юлияләре Казан федераль университетында физик һөнәрен үзләштерә, ә кече кызлары Элина Камышлы урта мәктәбенең икенче сыйныфында укый.
- Мин үземне чын-чынлап бәхетле дип саныйм. Әнием, туганнарым исән-сау, янымда яраткан ирем, балаларым — тагын ни кирәк?! Ә хезмәтемә мин чын күңелемнән гашыйк, — дип елмая Гөлнара Фәнис кызы.
Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 994