Гали белән Кызыл Күпер арасы өч чакрым. Өч чакрымга сузылган каенлык! Яратам мин шул араны җәяүләп узарга.
Кешеләр язмышы белән каеннар язмышы – икесе дә бер-берсенә шулкадәр охшаш ки, аларның арасында бернинди киртәләр юк.
Әгәр табигатьнең матурлыгына соклана белсәң, аның серләрен чишә белсәң – ул безне сөендерә дә, тукландыра да. Ә инде табигать-анага ихтирам күрсәткәннәр үзләренең бәхетле икәннәрен тоеп яшәрләр.
Безнең урамның башыннан ук каенлык башлана, һәм ул ике авылны тоташтыра. Гали белән Кызыл Күпер арасы өч чакрым. Өч чакрымга сузылган каенлык! Яратам мин шул араны җәяүләп узарга.
Каен кайгы сүзе белән аваздаш шикелле. Каенлык – серләр дөньясы! Күпләр бирегә гөмбә җыярга киләләр. Мин дә пычак, букча алып, шунда юнәләм.
Тик мин урманчыкка ялгыз баруны өстен күрәм. Гөмбәгә бару – исеме генә. Мин каеннарга хозурланып йөрим. Һәр каен янына туктап, алар белән серләшәм, аларга хозурланам, алардан дәрт вә дәрман алам.
Менә каршымда ялгыз каен… Аның җиргә якын ботакларын кисеп-турап ыргытканнар. Кипкән ботаклары гына тырпаеп торалар. Үткән-барган һәр кешегә: “Нишләттегез сез безләрне?” – дигән сыман, аяк чалалар.
Ә ялгыз калган каен нинди чибәр! Аңардагы тыйнаклык…
Асылынган яшел ботаклары үзләренең ямь-яшел яфраклары белән күңелгә моңсулык өстиләр…
Шул ук вакытта иңенә яшел шәлен ябынып, кемнедер көткән хатын-кызны хәтерләтә…
Менә тагын бер каен. Монысына курку иңгән. ”Миңа кайчан кул салырлар икән?” – дип бөрешеп утыра.
Тагын бер боек каенкай. Үзендә битарафлык. Рухы сүнгән.
Җәелеп пар каен үсә. Алар бәхетлеләр. Бер-берсенә шундый сыешканнар, мәңге аерылашасылары килми. Эчке кичерешләрен аңлап, бер-берсенә буйсынып, ботаклары белән бер-берсен сыпырып, мәхәббәт ләззәтендә йөзәләр.
Менә болары ишле гаилә. Бер төптән әллә ничәү чыгып үскәннәр. Тыгызланмыйлар. Ботаклары чәбәләнеп, бер-берсен җибәрмәскә тырышалар. Шулай да һәрберсе үзенә иреклек тапкан.
Кемдер җиргә кадәр бөгелгән, әйтерсең лә үләннәр берлән серләшә. Икенчеләре читкә авышып, кемнедер көткәндәй, офыкка юнәлгән. Менә ике яшь ботак үзләренең нәфислекләре белән күзгә ташланалар, әйтерсең лә әле генә зөфәф кичәсен уздырганнар. Бер-берсенә пышылдашып, сихри хисләр дәрьясында йөзәләр.
Урманчыктагы каеннар адәмнәр язмышын хәтерләтәләр. Ялгызларга таләпчәнлек тә зур бит. Кычкырып көлмә. Ирләр белән сөйләшеп торма. Йомышың баштин ашса да, ирләргә утырып китмә. Хәзер гаеп табалар. Гайбәтеңне чәйниләр. Шул мизгелләрдә “Ялгыз каен” җырын кабызып куясың да, сагышлы йөрәгең күзләрдән мөлдер-мөлдер яшь койдыра… Ялгызларга кычкырып елау да килешми бит әле…
Ә парлылар! Аларга, ни кылансалар, шул килешә. Кеше сүзеннән дә курыкмыйлар, аларны гаепләмиләр дә. Мин парлы кешеләргә куанып яшим. Әнә дөньяларын онытып, ике кәрзин гөмбә тутырып, көлешә-көлешә кайталар. Ә мин пакетымны да тутырмый кайтып киләм. Каеннар белән хозурланып, пычагымны да югалтканмын.
Мин – бик хисле кеше. Табигать белән яшим. Хисле кеше җырлый, диләр. Монысы минем турында түгел. Күңелем тулганда елыйм гына мин. Күңелем тулып, ярларыннан чыкканда, утырып, шигырьләр язам. Бу язмамны да күз яшьләрем аша кәгазьгә төшердем.
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы, Похвистнево районы.
Просмотров: 941