Табигатьтә чын аңлашу

i3Аяз көннәр җир йөзендә,
Елмаеп кояш көлә.
Кошчыклар назлап бер-берсен,
Сихри моңнарын сибә.

Тынлык һәрбер тал-тирәктә,
Исми җил дә, тын калып.
Тын да алмый карап тора
Күбәләкләр очканын.
 
Каз бәбкәсе, әнкәседәй,
Яшел үләнне тарта.
Горур булып ата каз да
Баскан һәрвакыт сакта.
 
Гөрләп матур яшәрбез, дип,
Күгәрчен сөйли хисен.
Сөяркәсе «гу-гу-гу», дип,
Белдерә сөенечен.
 
Аңлашулык табигатьтә,
Тын алмый карап торам.
Һәммәсе дә тулы, күркәм,
Бөҗәк тә парын тапкан.
 
Без дә — табигать баласы,
Үрнәк булып, ул безгә
Җиткерә яшәү юлларын
Татулык белән җирдә.

Наилә ХӨСӘЕНОВА.
Самар шәһәре.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1023

Комментирование запрещено