Икенче елга сарык безнеке булыр!

Хөкемдар Сабан туеның абсолют батыры дип Александр Горячевны игълан итә.

Хөкемдар Сабан туеның абсолют батыры дип Александр Горячевны игълан итә.

Быелгы җәй кояшлы көн­нәре белән артык иркәләми, атналап-атналап яңгыр явып тора. Әнә, үткән шимбәдә дә һава торышы сынатты һәм байтак кына милләттәшләребез Самарада үткән өлкә Сабан туена бара алмый калдылар. Кызганыч ки, ирем Павел белән без дә алар санында идек. “Ичмасам иртәгә көн аяз булып, үзебез яшәгән Новокуйбышев шәһәрендә үтә­чәк милли бәйрәмебезне матур гына үткәрергә насыйп булсын иде”, — дип сөйләнде ирем.

Якшәмбе кояшлы иртәсе белән каршы алды һәм без Сабан туе үтәчәк “Дубки” паркына ашыктык.

Биредә милли бәйрәмебез җиденче тапкыр үткәрелсә дә, шәһәргә быел гына килеп урнашуыбыз сәбәпле, без бу чарада әле беренче тапкыр гына катнаштык. Новокуйбышевлылар бу бәйрәмне киң колач белән үткәрәләр икән.

Паркка килеп керү белән безне милли музыка уратып алгандай булды. Сәхнәдә Новокуйбышев шәһәре үзешчәннәре, Самарадан һәм Казаннан килгән артистлар катнашында бәйрәм концерты бара. Аның тирәли махсус куелган эскәмияләрдә буш урын юк. “Кара әле күпме халык җыелган! Кызлар, апалар иң матур киемнәрен кигән диярсең, күз явын алырлык”, — дип миңа күз кысып алды Павел.

Ә мине күбрәк сату рәтләре кызыксындырды. Нәрсә генә юк иде анда! Милли атрибутика, бизәнү әйберләре дисеңме, татлы ризыклар дисеңме! Шуларны карап йөргән арада Сабан туеның йөзек кашы — көрәш башлануын игълан иттеләр. Бәйрәм рухын тоеп, күңеле җилкенгән ирем: “Кая, мин дә бил алышып карыйм әле”, — дип, мәйданга чыкмасынмы! Баштарак аның өчен курыксам да, көрәш ахырында өченче урынны яулаган ирем белән горурлана идем инде.Тагын бераз тырышса, икенче урынны алган Габделкасыйм Хасимовны да җиңгән булыр иде әле. Ә Сабан туеның абсолют батыры исеменә Александр Горячев лаек булды.

Милли уеннар да бик кызыклы узды. Канат тартышу, аякларга капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату кебек бәйгеләрдә балалар гына түгел, олылар да бик теләп көч сынашты. Әнә, ике әби, көянтәләренә су тулы чиләкләрен асып, стартка бас­каннар. Алып баручы: “Сез финишка килгәнче суларыгыз кайнап чыгар инде”, — дип шаяртып та алды. Әбекәйләр, яшь килен чакларын искә төшерепме, суларын аз гына да чайпалдырмыйча дистанцияне җәһәт кенә үтеп тә киттеләр. Ә менә алардан соң йөгергән бер абзый абынып, көянтә-чиләкләре белән бергә җиргә барып төште. Халык, аны жәлләп, ах-ух килде. Абзый бер дә сер бирергә теләмәде, барысын да уенга әйләндереп, көлеп җибәрде.

Хөкемдар Сабан туеның абсолют батыры дип Александр Горячевны игълан итә.

Хөкемдар Сабан туеның абсолют батыры дип Александр Горячевны игълан итә.

Көянтә-чиләк белән су ташу бәйгесендә яшьләр дә, олылар да актив катнашты.

Көянтә-чиләк белән су ташу бәйгесендә яшьләр дә, олылар да актив катнашты.

_5p4DfHpLAI bFftEprZPnc YhYoyhcjkss

Сабан туе әнә шулай уен-көлке белән дәвам итте. Павелдан калышмаска тырышып, мин дә берничә бәйгедә һәм уенда катнаштым. Өйгә без бер кочак Сабан туе күчтәнәчләре күтәреп, күтәренке кәеф белән кайтып кердек. Мин дә, минем батырым да бәйрәмнән бик канәгать калдык. Аллаһы төләсә, икенче елга сарык та безнеке булыр әле!

Гөлнур РЫБАКОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1159

Комментирование запрещено