Рөстәм Миңнеханов: Казакстанда халкыбызның тарихи үзенчәлекләрен саклау өчен шартлар бар

view_2788007_2308850Казакстанда республика җитәкчелеге тырышлыгы белән татар халкының тарихи үзенчәлекләрен саклау-яшәтү өчен бар шартлар тудырылган. Бу хакта Костанай шәһәре Сабан туенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җиткерде, дип хәбәр итә республика лидеры матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов Костанай өлкәсе хакименә, Казахстан Республикасы җитәкчелегенә Костанай җирендә татар милли бәйрәме — Сабан туен оештырган һәм татар милли-мәдәни җәмәгать оешмалары тәкъдимен хуплаганы өчен рәхмәтен җиткерә.

Тубыл елгасы буенда «Казакстан Республикасы бәйсезлегенең 25 еллыгы» паркында бәйрәмнең рәсми өлеше ачылгач, концерт программасы белән “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле, аккордеончы Алмаз Әхмәтҗанов, Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов һәм “Ямьле” вокаль триосы чыгышлары булды.

Бәйрәм соңында Татарстан Президенты “Лада Гранта” автомобиле ачкычын Сабан туеның баш батыры – көрәшче, самбо буенча спорт мастеры Ержан Кабидулиновка тапшырды.

«Татар-информ».

Просмотров: 1380

Один комментарий

  1. Татарлар анда яхшы тора, туган тел сакла.