Депутаты Госсовета РТ подготовили обращение к Путину о продлении договора России и Татарстана / Татарстан депутатлары Федераль Үзәк белән Килешүне дәвам итү өчен мөрәҗәгать әзерләгән

g603В Казани проходит 30-е заседание Государственного Совета Татарстана V созыва. В повестку дня внесен вопрос об обращении к Президенту РФ, касающемся продления договора о разграничении предметов ведения и полномочий между органами госвласти России и Татарстана.

«У нас заканчивается срок действия договора о разграничении предметов ведения и полномочий между органами госвласти России и Татарстана. Значение данного договора трудно переоценить. По данному договору наша республика сделала большой шаг вперед. По нему укрепились федеративные отношения в целом, поскольку политика нашей республики такова, что без сильных регионов не может быть сильной России», – сказал депутат Николай Рыбушкин.

По его словам, прекращение действия договора влечет за собой целый ряд правовых последствий. «После того, как истекает срок действия договора, необходимо будет вносить изменения в целый ряд законодательных актов – как Татарстана, так и России, которые были приняты во исполнение этого договора. Нам придется вносить изменения в действующую Конституцию РТ», – пояснил депутат.

По мнению Рыбушкина, договор должен существовать в той или иной форме, чтобы «не допустить правового провала». «Поэтому мы написали обращение к Президенту России», – отметил он.

Обращение поддержали 26 депутатов Госсовета РТ.

«Татар-информ».

* * *

Татарстан Дәүләт Советының 26 депутаты Россия Президенты Владимир Путинга Татарстан һәм Федераль Үзәк арасындагы Килешү вакытын дәвам иттерүне сорап, мөрәҗәгать әзерләгән. Бу мәсьәлә бүген Татарстан парламентының 30 нчы утырышында каралачак. Аны депутатларга хезмәттәшләре Николай Рыбушкин тәкъдим итте.

“Бу килешүнең мөһимлеген әйтеп бетерү кыен. Аның ярдәмендә безнең республика алга таба бик зур адым ясады. Әлеге Килешү нәтиҗәсендә Россиядә федератив мөнәсәбәтләр ныгыды. Чөнки безнең республика сәясәте көчле төбәкләр көчле — Россия, дигән принцип нигезендә эшләде. Көчле төбәкләр булмый икән, көчле Россия дә булырга мөмкин түгел. Моннан тыш, Килешү дәвам иттерелмәгән очракта, безнең норматив “упкын” барлыкка киләчәк”, — диде Николай Рыбушкин.

Аның сүзләренчә, Шартнамә дәвам иттерелми икән, Россия Конституциясе һәм Татарстан Конституциясенә дә үзгәрешләр кертергә туры киләчәк.

“Минем фикеремчә, Шартнамә теге яки бу формада булырга тиеш. Моны бездән халык көтә”, — диде депутат.

Мәгълүм булганча, Татарстан һәм Федераль Үзәк арасында Килешүгә быел 10 ел тулды. Ул август башында гамәлдән чыгачак.

“Татар-информ”.

Просмотров: 964

Комментирование запрещено