Сагындым юкәле тауын,
Сок буйларын сагындым.
Түзә алмый сагышларга
Кошлар булып кагындым.
Ярмәккәем! Мин — синең туган балаң,
Дөнья гизеп, нужа күреп,
Мин сиңа кайтып барам.
Ярмәккәем! Мин — синең газиз балаң,
Чит җирләрдә яшәсәм дә,
Мин синнән илһам алам.
Тоя җаным салмак искән
Җилләреңнең назларын.
Хәтерләтә алар миңа
Тәүге сөю язларын.
Ярмәккәем! Әйләнәм дә кайтамын,
Туган нигеземне күреп,
Сагышымны басамын.
Ярмәккәем! Сок буйларын урыймын,
Сагышымны басар өчен
Елый-елый җырлыймын.
0
Синдә минем туган өем,
Туганнарым, күршеләр.
Синдә генә, Ярмәккәем,
Иң бәхетле кешеләр.
Ярмәккәем. Мин — синең ятим балаң,
Җитми миңа балачагым,
Ялан аяклы алан.
Ярмәккәем! Урамнарың ямьле соң.
Ятим балам кайтты димә,
Күңелем тулы якты моң.
Ярмәккәем! Картайма, бул син ямьле.
Аллаһы кушса, урамнардан
Җырлап үтәрбез әле.
Иске Ярмәк авылында туып-үскән М. РАЗОВ.
Просмотров: 1305
Ярмэк кайда — тау буенда,борылып ага елгасы.
Эх, шул тауга менеп -тошеп,елгада коенасы.
Менсэн эгэр шул тауларга — Сок елгасы куренэ,
таудан тошкэч кипкэн ирен,чишмэсенэ урелэ.
Кырлар бездэ иксез — чиксез,шаулап усэ игеннэр,
горлэп яши авыл халкы,аларга юктыр тиннэр.