“Ялкынлы яшьлек” чираттагы гастрольләре белән Камышлы районына юл ала

i4Яңа чыккан “Ялкынлы яшьлек. Гасырдан — гасырга” исемле җыентыкның презентациясе дә үтәчәк

14 июльдә 21.00 cәгатьтә Самарның танылган “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият халык ансамбле  Камышлы районының Иске Усман авылы клубында, 15 июльдә 20.00 cәгатьтә Балыклы авылы Мәдәният йортында музыкаль тамашаларын күрсәтәчәк.

“Ялкынлы яшь­лек” ансамбле турын­да төрле елларда газета-журнал­ларда басылып чыккан язма­лар һәм фотосурәтләр бер ки­тап­ка туп­ланып, басмага әзер­ләнгән иде. Җыентык табадан төшкән һәм, концерттан тыш, яңа чыккан “Ялкынлы яшьлек. Гасырдан — гасырга” исемле китапның презентациясе дә үтәчәк.

Җәйге кичләрегезне онытылмаслык итеп үткәрергә теләсәгез, тамашаларга рәхим итегез, дуслар!

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1069

Комментирование запрещено