Июльнең беренче шимбәсендә Россиянең күп шәһәр-авылларында Сабан туйлары гөрләде. Башка еллардан аерма буларак, быел июнь ае уразага туры килү сәбәпле, милли бәйрәмебез шулай соңгарак калды. Кайбер урыннарда ишеп-ишеп яуган яңгыр астында үтүе белән дә үзенчәлекле булды ул.
Без, “Бердәмлек”нең үткән санында Самарада узган Сабан туе турында күләмле язма урнаштырган идек инде. Ә менә хәзер самаралыларның бәйрәменә карата туган фикерләре белән танылган татар журналисты Фәния ханым Хуҗахмәт уртаклаша.
Самарадан Рәфгать Нәбиулла улы: «Сабантуйга киләсездер бит?» — дип шалтыратты. Ул Татарстаннан читтә чыгып килүче “Бердәмлек” газетасына 27 елдан артык мөхәррирлек итүче Әһлиуллин иде.
Тәкъдиме кызыктыргыч, әлбәттә, яңгыр гына көне-төне коя. Ул да булмады, Һаҗәр апа шалтырата, әллә Рәфгать әфәнде котырткан, әллә үзе чамалаган.
Йә, әйтегез инде, шулай олы башларын кече итеп чакырып торганда ничек бармыйсың?! Пенсиягә чыкканчы баш хисапчы булган Фәридә Исмәгыйль кызы, Һаҗәр-Минһаҗәргә әйләнеп, Самара үзәк мәчетендә дин сабаклары укыта, 300дән артык шәкерте бар. 2016 елда бу хезмәткә керешүенә чирек гасыр булган икән. Инде менә үзенә дә бер елдан сиксән тула. Рәфгать абый да 74 белән бара. Мин бу кешеләрнең милләтемә, динемә, газиз халкыма ничек тырышып хезмәт иткәннәрен бөтен барлыгым белән белеп, тоеп, ишетеп торам.
Казаннан Самарага ике юл бар. Берсе 70-80 чакрымга озынрак, Нурлат аша яхшы юлдан. Икенчесенә Базарлы Матактан кереп китәсең, якынрак, ләкин юлы начар. Болай ук дип күз алдына китермәгән идек. Шул юлдан киттек. Һәм бик ялгыштык. Рәсәйнең иң начар юллары кайда дисәң, ул Ульян өлкәсе һәм Самара тирәсе икән. Әй, интегеп тә карадык инде. Әйләнечтән юл туры дип белми әйтмәгәннәр шул. Хәтта начарлыкны язасы килмәсә дә, газета аша кисәтәсем килә, бу юлдан йөрергә, үз-үзеңне дә, машинаңны да газапларга ярамый.
Самара шәһәре үзе дә асты-өскә китерелгән, эче чыгарылган килеш каршы алды. Җир асты юллары, җир өсте күперләре төзибез дип, зур эш башлап җибәргәннәр. Аллаһ ярдәм генә бирсен, очы да, кырые да күренми.
Әгәр Казанда, Татарстанда юллар тишек-тошык, начар дигән кеше булса, без йөргән юлларны бер урап кайтсын. Казан да, республикабыз да төзек һәм бик матур.
Самарага без төнге 11дә килеп җиттек, ел да Сабан туе була торган шәһәр уртасындагы Гагарин исемендәге паркны эзлисе булмады. Капкада сакта торучы Володя исемле ир-ат Казаннан килгәнебезне, алып килгән товарыбызның да китаплар икәнен белгәч, бик матур каршылады. Машинаны да эчкә куйдырды. Чәй кайнатырга утны, суны күрсәтте. Бик тәмләп Казан, көнкүрешебез, хәл-әхвәлләребез турында сорашты. Элеккеге, үткән тормышны сагынды, безнең республикага кызыгуын яшермәде. Төрле өстенлекләрне, ташламаларны, хезмәт ветераннарына түләнгән акчаны кискәннәренә чын күңелдән, үз итеп зарланды. Бик акыллы сүз әйтте: Татарстан ничек тә губернага әйләнүдән саклансын, җитәкчеләр һәрвакыт бары тик үзегезнеке булсын. Югыйсә әле кайчан гына Самара бик матур һәм бай шәһәр иде. Үткәннәрне сагынырга гына кала.
Быелгы Сабан туен “Дуслык” җәмгыяте оештырган. Палаткалар куйдырмадылар. Баскан җиребезне дә метрлап үлчәделәр. Гөнаһ шомлыгына, өстәлебез 2,5 метрлы булып, алар икәү иде. 5 метрга биш мең түлисе булды. Аны бик тиз генә җыеп аласылары килде. Фәхретдин Бәдретдин улы шулай кушты, диделәр. Бу кешене – “Дуслык” җәмгыяте президенты, даруханәләр хуҗасы Канюкаевны ишетеп беләм. Бөтендөнья татар конгрессы эшләрендә дә актив катнаша кебек. Казаннан татар китабы китерүчеләрдән 5 мең алырга кушуы гаҗәбрәк иде.
Көчкә-көчкә үз көнен күрергә азапланган “Бердәмлек” редакциясе баскан урыннан да акча сорап йөрүләре гаҗәп иде. Рәфгать әфәнде сабыр инде ул, зарланмады. Тормышлар ничек кенә авыр, катлаулы булса да, газеталарына 3 меңгә якын тираж җыйганнар. Газета чыгымнарына да, хезмәт хакына да акчаны августта гына бирәчәкләр. Газетага 6 айга язылу бәясе 420 сум икән.
Өстәлләрне матурлап тезеп кенә бетергән идек, сәгать 8дә яңгыр ява башлады. Һәм ул тоташ 3 сәгать яуды. Китаплар да, үзебез дә чыландык. Бик теләсәк тә, озакка калырлык чама юк иде. Сау бул, Самара Сабан туе. Ярый әле шундый чакта җылы сөте, яңа күкәйләре, япь-яшь чебешләре, хуш исле себеркеләре белән туган нигез, барыннан да бигрәк, якты йөзле, киң күңелле, көтеп торган туганнар бар. Соң гына юлга кузгалдык. Кама күперләрен узып киткәч, бер көн элек “Билайн” компаниясе җибәргән хәбәр белән күзгә-күз очраштык. Көчле яңгыр диелгән иде, көчле генәме соң, тоташ су төшә, диңгез эченнән барган кебек. Дөбер-шатыр күк күкри һәм ялт-йолт яшен ата. Юл буена тезелгән яшь агачлар сузылып яталар да, шундый ук тизлек белән сикереп тә торалар. Бу халәтне сөйләп тә, фотога төшереп тә булмый. Бу – коточкыч халәт. Тасвирларга сүзләр таба алмыйм. Ләкин шуны гына әйтә алам, бу мизгелдә минем байтак авырлыгым кимегән кебек булды.
Моны сөйләвемнең бер кызыгы да, гыйбрәте дә юк. Шулай да, миңа калса, бу гарасат Зәй районында Самара–Ижау автобусын куып тоткандыр. Телефонга бит җилнең тизлеге бер секундка 28 метр дип язылган иде. Университетка укырга кергәнче мин биек башнялы кранда эшләгән идем. Анда әгәр җилнең тизлеге 16 м/с булса, эшләргә ярамый. 28 м/с булганда юлларда машиналар туктап торырга тиештер. Туктарга кирәк, ләкин берәү дә туктамый. Үзем күргән гарасаттан соң Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына (МЧС) шалтыраттым. Телефонга хәбәр таратуларын сорадым. Фикеремне аңлата алмадым. Аллаһы Тәгалә, сакланганны гына саклармын, диде. Самара Сабан туе хәтергә кайгы көне булып та кереп калды.
Фәния ХУҖАХМӘТ.
(“Ватаным Татарстан”, № 96, 04.07.2017/)
Редакциядән: Әйе, булды мондый хәлләр быелгы Сабан туенда. Сәүдә урыннары өчен җаваплы кеше итеп билгеләнгән “Дуслык” җәмгыяте әгъзасы Рәфыйк әфәнде Бадамшинның һәр куелган өстәлне сантиметрлап санап йөрүе хак. Аның бу кыланышы читтән караганда чыннан да бик дорфа һәм мәгънәселек булып күренгәндер. Ә менә Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаевка килгәндә, Рәфыйк әфәнде үзенең тәртибен аңа — җитәкчесенә сылтавы бөтенләй аңлашылып бетми. Фәхретдин әфәнде: “Минем беркайчан да “Бердәмлек”кә каршы барганым юк, һәм бу булмаячак та…” — дип белдерде.
Просмотров: 1422