Килде безгә олы бәйрәм,
Язгы чәчү бәйрәме.
Котлап бүген дус-ишләрне,
Бирик чәчәк бәйләме.
Кояш та балкый башкача,
Сибә алсу нурларын.
Ул да сизә сыман бүген
Бездә бәйрәм булганын.
Гөрләп үтә Сабантуйлар
Урман аланнарында!
Җилферди чиккән селгеләр
Атларның ялларында.
Көч сынаша ир-егетләр
Мәйдан урталарында.
Җыелышып якын дуслар,
Күңел ачалар шунда.
Моңлы гармун тавышлары
Кичкә кадәр тынмыйлар.
Җилдән җитез яшь йөрәкләр
Җырлап-биеп туймыйлар.
Һәр ел саен Сабантуйлар
Үтсеннәр шаулап-гөрләп.
Йөрәкләрдә яшәү дәрте
Сүнмәсен, янсын дөрләп!
Гөлсинур ГАФУРОВА.
Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 1085