Җаным, тәнем картайса да,
Күңелем һаман яшь минем.
Йөрәгемә шифа бирә
Туып-үскән үз җирем.
Бәрәңге күмгән учакның
Бары калган көлләре.
Зиһенемнән барлап карыйм
Шул чактагы көннәрне.
Болыннарым, кырларым,
Йөрегән сукмак-юлларым…
Чыр-чу килеп, су коенып
Үскән инеш буйларым…
Урман күренә дулкындай,
Тыңлыйм кәккүк тавышын.
Әле дә санап тора төсле
Гомеремнең агышын.
Яшьлегемне искә алып,
Моң сузам сагышымнан.
Үткәннәрем берәм-берәм
Узып бара каршымнан.
Чәчәкле тау битләре,
«Изге бабкай» чишмәсе.
Балачак мизгелләреннән
Килми кайтып китәсе.
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы, Похвистнево районы.
Просмотров: 920