
Азат Надиров, Самар өлкәсе «Туган тел» татар җәмгыяте Советының әгъзасы һәм бу оешманың элеккеге җитәкчесе.
Тырыш, батыр, моңлы татар халкыбызның иң зур байлыгы, хәзинәсе – ана телебез – куркыныч астында.
«И, туган тел, и, матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле».
«Это папин и мамин, дедушкин и бабушкин язык, но я не знаю по-татарски, меня этому не учили, и песни их я не воспринимаю». Балаларыннан, оныкларыннан ата-аналарын кайгы-хәсрәткә чумдыра торган шундый сүзләрне ишетмәс өчен, милләтебез телсез-моңсыз, мескен булып калмасын өчен нәрсәләр эшләргә?! Телебезгә, җыр-моңнарыбызга хыянәтче булмас өчен нәрсәләр эшләргә?!
Как сохранить родной язык?
Хотя с высоких трибун много говорят о необходимости сохранения национальных языков и культуры, на деле происходит обратное: сокращается количество школ с преподаванием на родных языках. Это хорошо видно на примере Самарской области. Из-за реформ ограничено обучение национальным языкам. Закрытие школ приводит к вымиранию сел. Исключение регионального национального компонента, нехватка учебников. Начальные школы должны снова стать средними, дети должны получать образование в своих селах. Более высокие результаты сдачи ЕГЭ в самарской школе «Яктылык» и ряде татарстанских школ как показатель необоснованности обвинений татарских школ в пониженном качестве образования.
Азат Надиров (1933), Самара
Член Совета и бывший руководитель Самарского областного татарского общества «Туган тел», инженер-конструктор Конструкторского бюро А.Н.Туполева (1955-1994), член Самарского творческого союза художников «Палитра».
How Can We Save Our Native Language?
Although there is much talk from the high stands about the need to preserve national languages and culture, in fact, the opposite happens: the number of schools with teaching in native languages is declining. This is clearly seen in the example of the Samara region. Because of the reforms, the teaching of national languages is limited. Closure of schools leads to the extinction of villages. Regional national component has been excluded, there is also lack of textbooks. Primary schools should again become secondary schools, children should receive education in their villages. Higher results of the passing of the Unified State Exam in «Yaktylyk» school in Samara and in a number of Tatarstan schools is an indicator of the groundlessness of accusations of Tatar schools in the low quality of education.
Azat Nadirov (1933), Samara
Member of the Council and former Head of the «Tugan tel» Samara Regional Tatar Society, engineer-designer of the A. N. Tupolev Design Bureau (1955-1994), Member of the «Palitra» Samara Creative Union of Artists.
ХХ гасырның 60нчы елларында Самар өлкәбезнең 44 санлы мәктәбендә татар теле укытылган. Соңгы 25 елда ана теле үзләштерелә торган мәктәпләр 27дән 15кә кадәр кимегән. Шуларның алтысында ана теле факультатив буларак кына керә, ә сәгатьләр 4 – 6дан 1 – 2гә киметелгән.
Татар теле укытучылары, иң кимендә, 3 – 4 сәгать сорасалар да, 3 сәгать бер-ике мәктәптә генә калган.
Иң зур куркыныч, иң зур авырлыкларның берсе – кайбер ата-аналарның ана телебездән баш тартуы, «авыл капкасыннан чыгып киткәч, ана теле балаларыбызга кирәк түгел», дип, ялгыш уйлаулары, саташулары һәм шуның белән баласына карата хыянәт итүләре.
Камышлыда иң күп татарлар яшәвен, районны «Кечкенә Татарстан» дип атауларын һәм район мәктәпләрендә телебезне укыту кимегәнен исәпкә алып, без, өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең активистлары, башка татар оешмалары белән бергә, Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов катнашуында, мәгариф хезмәткәрләре, укытучылар, имамнар, ата-аналар белән «түгәрәк өстәл» үткәрдек. Аның һәм башка очрашу-сөйләшүләр, чаралар нәтиҗәсендә, кечкенә генә булса да, үзгәрешләр башланды: Камышлы районы мәктәбендә татар теле дәресләре расписаниегә факультатив урынына предмет буларак кертелде, ә татар теле дәресләре укытылмаган, «Әлифба» авторы Сәләй Вагыйзов яшәгән һәм 2016 елда аның музее ачылган Рус Байтуганы авылы мәктәбендә ана теле дәресләре укытыла башлады.
Моннан башка, татар оешмаларының җитәкчеләре өлкә мәгариф министрына, районнар башлыкларына, татар теле кергән мәктәп директорларына телебезне укыту буенча Рәсәй Конституциясенең гарантияләрен сез тормышка ашырырга тиеш дип, күп конкрет чаралар тәкъдим итеп, хат белән мөрәҗәгать иттеләр.
Шушы мөрәҗәгатьне «Самар татарлары» сайтында да бастырдык. Рәсәйнең, Татарстанның татар оешмалары, матбугат чаралары, «ТНВ», «ТНВ- ПЛАНЕТА» каналлары, Бөтендөнья татар конгрессы безнең һәм башка оешмаларның тәкъдимнәрен, тагын да көчәйтеп, киңәйтеп, өзлексез эш алып барсыннар иде. Бу тәкъдимнәребез Бөтендөнья татар конгрессының карарларына, резолюциясенә керсеннәр иде.
Тәкъдимнәр (аларның кайсылары югарыды әйтелгән мөрәҗәгатькә керде) түбәндәгеләр.
Ахыргы елларда татар теле дәресләре юк ителгән мәктәпләрдә аларны яңадан кайтарырга.
1 – 11нче сыйныфларда телебезгә һәм әдәбиятка, иң кимендә, 3 сәгать бирелергә тиеш.
Самарның «Яктылык» һәм Татарстан мәктәпләреннән үрнәк алырга кирәк, чөнки бу мәктәпләрдә ана теленә, иң кимендә, 3 сәгать бирелә, ә аларның бердәм дәүләт имтиханнарының уртача күрсәткечләре Рәсәйнең рус телле мәктәпләренең уртача күрсәткечләреннән югарырак, күпчелек укучылар институтларга уңышлы керәләр.
Юк ителгән башлангыч мәктәпләрне яңадан торгызырга, башлангыч мәктәптә укучылар саны 5 – 6 гына булса да (мәсәлән, Самар өлкәсенең Бозбаш авылындагы кебек), балаларны автобуста икенче авылга йөртеп интектермәскә, газапламаска. Мәктәп булса, халыкта өмет туар, хатыннар бала таба башларлар, авыл күтәрелер, үсәр.
Мәктәпләрнең төшкән статусын яңадан күтәрергә. Мәсәлән, башлангыч мәктәп яңадан урта белем мәктәбе булырга тиеш. Балалар, интегеп, автобуста башка җирләргә йөрмичә, үз авылларында белем алырга тиеш. «Үзәкләштерелгән» мәктәпләрнең кайсыларында ана теле дәресләре юк, балаларга төрле түгәрәкләргә йөрергә мөмкинлекләр, әти-әнинең шифалы йогынтысы кими, бала туган авылыннан, тамырларыннан аерыла төшә. Салкында, бураннарда, куркыныч юллардан нарасыйларын икенче авылга йөртмәс өчен, әти-әниләр башка җирләргә күченеп китәргә мәҗбүрләр. Укытучылар шулай ук күченергә мәҗбүр. Шуңа күрә авыллар бетә, хатыннарның бала табасылары килми, җирләр сөрелми, илебезгә чит илләрдән ашамлыклар сатып алырга туры килә.
Менә нинди зур зыян китерә мәгарифтә бөтен якны – илебезнең, авылларның, гаиләләрнең, балаларның язмышы турында яхшылап уйламыйча, исәпкә алмыйча «оптимальләштерү», «үзәкләштерелгән» мәктәпләр турында карар кабул итү.
«Оптимальләштерү», «үзәкләштерелгән» мәктәпләр – бу реформаның, файдага караганда, зыяны күбрәк дип, безнең «Туган тел» җәмгыяте, рус һәм башка милләтләрнең оешмалары белән бергә, мәгариф, дәүләт җитәкчеләренә хатлар җибәргән идек, ләкин файдасы булмады.
Мәгариф белгечләре белән бергә шушы 10 – 15 елда «оптимальләштерүнең» уңай һәм тискәре нәтиҗәләрен тикшереп, милли телләргә зыян китергән кануннарны (милли компонентны юк итү, татар теле дәресләен 5 – 6 сәгатьтән 1 – 2 сәгатькә киметү, беренче сыйныф укучыларыннан «Әлифба»ны тартып алу, балалар бакчаларында тәрбия эшләрен, төрле чараларны тик рус телендә генә алып бару) карап, телебезне, авылларыбызны саклар өчен тәкъдимнәр әзерләп, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте дәүләт органнарына мөрәҗәгәть итсеннәр иде.
Ана телебезне 1нче сыйныфтан укытуны һәм региональ милли компоненты яңадан кайтаруны таләп итәбез! Кулына татар телендәге «Әлифба»ны тоткан бала, ана теленә, кече ватанга булган мәхәббәт Рәсәйнең бердәмлегенә дә, куркынычсызлыгына да янамый!
Укучылар саны аз булу сәбәпле ябылган башлангыч мәктәпләрне торгызырга.
Авылларны, милли телләрне саклап калу өчен төрле чаралар күрергә.
Бердәм дәүләт имтиханнары һәм рус теле буенча программа җиңелрәк булырга тиеш. Илебезнең икътисади-техник үсеше өчен техник белгечләр таләп ителә. Рус телен аларга җитәрлек кенә итеп укытырга кирәк. Ә гуманитарларга профиль сыйныфлары булырга тиеш.
Шулай ук чит ил телләренә бирелгән сәгатьләр ана теле сәгатьләреннән артмаска тиеш, чөнки иҗади үсеш өчен ана теле кирәгрәк.
Рус теле программасының авыр булуы техник яктан сәләтле укучыларга югары уку йортына керергә мөмкинлек бирми һәм мәктәпләрдә мили телләргә каралган сәгатьләрне, ә ата-аналарга ана теленә игътибарны киметергә мәҗбүр итә.
Халык, җыен үткәреп, мәктәпләрне авылларына яңадан кайтаруны таләп итсен иде. Шушындый җыеннарны үткәрергә авыл, район җитәкчеләре ярдәм итсеннәр иде. Ата-аналар, җыелыш үткәреп, татар телебезне мәктәп расписаниесеннән юк итәргә маташсалар, моңа каршы чыгарга кирәк. Бу Рәсәй Конституциясендәге халыкларга үз телләрен өйрәнү, үстерү хокукын бирүче матдәне юк итү, балаларына ана телен укытырга теләүче ата-аналарның хокукларын бозу, моның җинаять булуын аңлатырга кирәк.
Шулай Камышлы районындагы бер-ике авылда ата-аналар, җыелыш үткәреп, күпчелек тавыш белән, татар телебезне мәктәп расписаниесеннән сызып ташлатканнар. Ә менә Конституцияне тормышка ашыруга җаваплы мәктәп директорлары, мәгариф органнары, авыл һәм район җитәкчеләре нигәдер бу җинаятькә каршы чыкмаганнар.
«Укыту программасын мәгариф процессында катнашучылар булдыра» дигән мәкерле, икеле-микеле сүзләр ата-аналарга ана телен расписаниедән юк итәргә хокук бирми!
Мәктәпләрдә татар телен бетерү – бала, гаилә, милләт өчен фаҗига. Бу нарасыйларга татар теле, татар мәдәнияте белгечләре булуга юл яба. Бу – наданлык. Бу – ата-аналарның үз балаларына һәм башка нарасыйларга карата хыянәте.
Олыгайгач, балалары һәм оныклары тик русча гына сөйләшә башлагач, әти-әниләр үз хаталарын, фаҗигане аңларлар, ләкин соң булыр. Татар телен яхшы белү укучыларның киләчәгенә зыян итми, киртә булмый, рус телен үзләштерергә комачауламый.
Совет чорында 7 – 8нче сыйныфка кадәр бөтен фәннәрне тик татар телендә генә укыган кешеләр зур белгечләр, зур җитәкчеләр, табиблар, инженерлар булганнар. Самар өлкәбездә дә шундыйлар күп, алар безнең татар оешмаларында да бар. Самарда һәм Байконурда Сабан туе, Нәүрүз бәйрәмнәрен үткәрүдә катнаштылар. Байконурда татар сыйныфлары ачканнар, галәмгә «Энергия-Буран» һәм башка космик кораблар очырганнар.
Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә татар мәктәбендә укыган!
Галимнәр шуны исбат иткәннәр: берничә телне белүче кешенең сәләтләре яхшырак ачыла, үсә төшә. Моны халыкка аңлатырга кирәк.
«Үзәкләштерелгән» мәктәпләргә күчерү сәбәпле, татар теле дәресләреннән мәхрүм ителгән укучыларга ана теле дәресләрен кайтарырга.
Рус теленә сәгатьләр аз бирелә дигән зарланулар дөрес түгел икәнен күрсәтергә. Стандарт буенча, 5 – 6 сәгәть бирелә. Икенчедән, мәктәптә балалар рус телен башка дәресләрдә дә (география, тарих) үзләштерәләр бит. Рус теленә өстәмә сәгатьләрне татар теле сәгатьләреннән алуга каршы чыгарга.
Ата-аналарга татар теленең рус телен үзләштерергә комачауламаганын аңлатырга.
Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында Сабан туе һәм халкыбызның башка бәйрәмнәрен үткәрергә, бигрәк тә авыл, район җитәкчеләре, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә.
Мәсәлән, Самар өлкәбезнең Яңа Ярмәк авылында ел саен мәктәп Сабан туе уздырыла.
Нәүрүз, Сөмбелә, Боз озату, «Карга боткасы», «Уйнагыз гармуннар!», Җиңү көне һәм башка бәйрәмнәрдә сәхнәләрдә балалар төркемнәре дә чыгыш ясарга тиеш.
Безнең Самар өлкәсенең «Туган тел» җәмгыяте һәм башка оешмалар бәйрәмнәребез сәхнәләрендә чыгыш ясарга балаларны гел чакыралар, бигрәк тә «Яктылык» мәктәбе укучыларын. Бу чаралар бик күңелле уза.
«Татар балалары фестивале»ндә хәтта музыкаль мәктәпләрдән башка милләт балалары да чыгыш ясыйлар.
Безнең «Туган тел» җәмгыятенең җитәкчесе һәм иганәчесе Ильяс Гомәр углы Шәкүров оешмабыз оештырган җыр, шигърият бәйгеләрендә, бәйрәмнәрдә, татар теле буенча өлкә һәм шәһәр олимпиадаларында җиңүчеләргә һәм катнашучыларга даими рәвештә бүләкләр тапшыра.
Шулай ук ул биш ел буена үз акчасына «Самар татарлары» журналын чыгара, шундый ук исемле интернет сайтын эшләтә. Шәһәребезнең «Яктылык» мәктәбендә яхшы билгеләргә укучыларга ел да үзенең укытучы әнисе Алия Әләветдин кызы Шәкүрова исемендәге премияләр тапшыра. Боларның барысы да башкаларга зур үрнәк булып тора.
Өлкәбезнең Иске Ярмәк авылында ел да күңелле бәйрәм үткәрелә. Төрле урамнарда яшәүче кешеләр, олысы-кечесе, сценарийлар төзеп, концерт-тамаша куеп, үзара ярышалар. Бу бәйгеләрне «ТНВ-ПЛАНЕТА» каналы күрсәтеп барса, бәлки, башка авыллар да үрнәк алырлар иде.
Мәктәпләрдә ана телен саклап калу буенча Самар өлкәсе Совет Нурлаты мәктәбенең директоры Марат Мәүлетовтан үрнәк алырга кирәк.
Өлкәбезнең мәгариф органнары аңарга карата бик нык басым ясасалар да, ул моңа батырларча каршы торган. 5 – 7нче сыйныф укучыларын күрше чуваш авылы мәктәбенә укырга җибәрттермәгән, чөнки анда татар теле дәресләре юк.
Без мәгариф турындагы канунга кертергә тәкъдим ителгән «бөтен фәннәр рус телендә генә укытылырга тиеш» дигән карарга катгый рәвештә каршы.
Бу – рус булмаган халыкларны телсез калдырырга, руслаштырырга ниятләнгән тәкъдим. Бу аның авторларының рус булмаган халыкларга ышанычлары булмавын аңлата. Мондый кешеләргә, рус телен яхшы белмәсәләр дә, татарлар һәм башка милләтләр Бөек Ватан сугышында батырларча катнаштылар, тылда да батырларча эшләделәр дип, исләренә төшерергә кирәк.
Ә менә рус булмаган халыкларны ана телләреннән, кече ватанны яратудан мәхрүм итү, яшь буыннарны өлкән буыннардан аеру Рәсәйгә, патриотик тәрбиягә, халыкларның иҗади эшчәнлегенә зур зыян китерәчәк.
«ТНВ», «ТНВ-ПЛАНЕТА» каналларында балалар өчен татарча яхшы тапшырулар бара, ләкин күбрәк фильмнар булсын иде.
Татарстан – бөтен дөньяга сибелгән татарларның таянычы, өмете. Аны без барыбыз да сакларга тиеш. Татарстан – телебезне, мәдәниятебезне саклаучы, үстерүче учак. Ул читтә яшәүче татарларның рухи байлыкларын сакларга, балаларга, яшүсмерләргә, җәйге лагерьларда ял итеп, телебезне яхшы өйрәнергә, сәләтләрен үстерергә ярдәм итә.
Республикалар, Рәсәйнең федератив төзелеше – илебез тотрыклылыгының, халыкларның иҗади эшчәнлегенең, бердәмлекнең нигезе. Татарстан икътисади яктан байтак өлкәләрдән алда бара, Республикада халыклар бер-берсен хөрмәтләп яшиләр. Ләкин кайсыбер сәясәтчеләр зур мөнбәрләрдән, бөтен илгә ишеттереп, республикаларны бетерергә тәкъдим итәләр. Имеш, милли телләр, республикалар илнең бердәмлегенә, иминлегенә яный.
Кайсыбер кешеләрнең мәктәпләрдә рус теле кысыла дип зарланулары – урынсыз сүзләр. Рус теле бөтен җирдә дә Рәсәйнең мәгариф стандартлары буенча укытыла. Ана теленә караганда, рус телен үзләштерер өчен мөмкинлекләр күбрәк. Инде Республикада бердәм дәүләт имтиханнары буенча уртача күрсәткечләрнең ел саен Рәсәйнең уртача күрсәткечләреннән югарырак булуын исәпкә алсаң, рус теленә бернәрсә дә янамавы яхшы аңлашыла. Димәк, бу – нигезсез зарланулар.
Рус телен яклар өчен түгел, ә татар телен азрак укыттырырга һәм республикаларны бетерергә теләүче сәясәтчеләрнең тегермәненә су сибү генә.
2007 елда мәгарифтәге региональ милли компонентны юк итә торган канунны да менә ничек дәлилләгәннәр иде (Рәсәйнең мәгарифтәге милли проблемалар институты): янәсе, республикаларда анна телләр артык укытыла. Республиканы Рәсәйнең федератив төзелешен җимереп, конфедератив төзелешкә күчәргә ниятләүдә гаепләделәр.
Шуларны дәлилләп, институтның вәкиле Казанда 2008 елда үткәрелгән киңәшмәдә шуны әйткән иде: «Татарстанда 100 укучыга сорау бирелгән, шуларның 82се «Мин Рәсәйдә яшим» яисә «Мин – Рәсәй гражданины» дип әйтә алмаган.
Менә шундый җаваплардан республикаларны гаепли торган җидти нәтиҗә ясап буламы соң?! Әфганстанда, Ичкериядә, кайнар нокталарда батырларча сугышып, кем өчен һәлак булганнар, имгәнгәннәр соң Республиканың татар егетләре? Ана телләребез, аларны сакларга ярдәм итүче республикалар Рәсәйнең иминлегенә берничек тә янамыйлар. Чынбарлыкта бөтен нәрсә киресенчә! Кеше үзенең туган телен белә икән, балаларына, оныкларына ана телне өйрәнергә, укырга, концертлар-кинолар карарга, туганнар-дуслар белән үз җырларыңны җырлап аралашырга, эшләргә мөмкинлекләр бар икән – ул тыныч кына, шатланып, тырышып эшли, яши, Рәсәйне ныгыта. Завод-фабрикаларда, кырларда, башка эш урыннарында безне барыбызны да нәрсә берләштерә? Эш, хезмәт! Уртак максат!
Мин 40 ел диярлек Туполев исемендәге конструкторлар бюросының Казандагы һәм Самардагы авиация заводы филиалларында төрле милләт кешеләре белән эшләдем һәм уртак хезмәттә барыбыз да бердәм, дустанә мөнәсәбәттә идек.
Ике туган Әкълимә апам Куйбышевта (Самар) баракта чуваш, рус, мордва кызлары белән бертуганнардай яшәп, ИЛ-2 очкычларын төзеп, эштән кайткач, һәрберебез үз җырларыбызны җырлап, тагын да дуслаша идек, җырлар авырлыкларга чыдарга ярдәм итте, дип сөйли иде.
Хакимият түрәсенең: «Авылыгыздан чыгып киткәч, анна теле сезгә нигә кирәк инде?!» дигән сүзләрен мыскыллау, дип саныйм. Төрле телле кешеләр, халыклар, берләшеп, туганнар кебек, фашистларга каршы батырларча сугыштылар, тылда эшләделәр. Рус теле эшне алып барырга ярдәм итә. Ләкин уртак тел илне, халыкны, бер йодрык кебек, берләштерә алмый. Бары тик уртак эш кенә берләштерә.
Ана телләре рус теле булса да, Алпавыт белән аның колы, Емельян Пугачев, Степан Разин һәм патша, байлар, Гражданнар сугышында «аклар» һәм «кызыллар» кара -каршы булганнар, кан коеп сугышканнар.
«Региональ милли компоненты юк итү милли телләрне укыту мөмкинлекләрен киметә» дип, без, «Туган тел» җәмгыяте, башка милләтләрнең оешмалары, моңа каршы булып, хатлар яздык, ләкин безнең үтенечкә «колак салмадылар», ә тынычландырырга маташтылар. Янәсе, бөтен мөмкинлекләр саклана. Сакланмады шул.
Безгә мәктәп программасын төзүгә мәгариф процессында катнашучылар үз өлешләрен кертә алалар, дип яздылар, димәк, төрле фән укытучылары мәктәп карамагына бирелгән берничә сәгатьне талаша-талаша бүләргә мәҗбүр булалар. Бердәм дәүләт имтиханнарын яхшырак бирсеннәр өчен татар теле сәгатьләрен киметәләр. Ана теле укытучылары үз дәресләренә күбрәк вакыт сорасалар да, аларга каршы киләләр. Ә без, канун проектын тикшергәндә, әти-әниләрне талаштырып, җыелышларда тавышка куеп, Конституциянең гарантияләрен юкка чыгара, мәктәптә ана телебезне бетерә торган, канунга туры килмәгән карарлар кабул итәргә ярамый, дип яздык.
Региональ милли компонетны юк итү, «оптимальләштерү», «үзәкләштерелгән» мәктәпләр, анна телебезгә игътибарны нык киметә торган рус теле буенча артык катлаулы бердәм дәүләт имтиханнары (янәсе дә, бөтен укучы филолог булырга тиеш) ана телебезне бик авыр хәлдә калдырдылар.
Милли республикалар, Рәсәйнең федератив төзелеше – илебез таянычы. Аларны саклау – Рәсәйнең үсешенә гарантия.
Республикаларда бөтен халыклар иминлеге хакына үзара ихтирамлылык хөкем сөрә. Хәтта Кавказда да. Гәрчә анда аерым низаглар турында хәбәр итсәләр дә.
Мәсәлән, Татарстан, шул исәптән илебез җитәкчелеге тарафыннан да, икътисади яктан да, үзара һәм милләтара мөнәсәбәтләрдә дә иң уңышлы регионнарның берсе булып танылган.
Республиканың киләчәктә дә үсеш юлында булуын һәм Татарстаннан читтә миллионлаган татар халкы яшәвен исәпкә алып, Рәсәй субъектларында ана телебезне, мәдәниятебезне саклауда, мәктәләрдә татар телен укытуда ярдәм күрсәтү йөзеннән, Татарстан белән Рәсәй арасындагы хезмәттәшлекне дәвам итәргә кирәк. Кайбер сәясәтчеләрнең республикалар илебезнең куркынычсызлыгына һәм бердәмлегенә яныйлар дип, аларны юк итәргә кирәк дигән тәкъдимнәре мәгънәсез һәм нигезсез. Бу тәкъдимнәр халык арасында шом, башка милләтләргә карата шик-шөбһә, дошманлык тудыралар һәм шуның белән уртак Ватаныбызның үсешенә, алга китүенә комачаулыйлар.
Тагын күп төрле сүзләр дә йөрде. Шушындый гаепләүләр аркасында региональ милли компоненты юк итү турындагы закон кабул ителде дә инде. Ә бу Конституциянең «Рәсәйдә яшәүче халыклар ана телләрен үзләштерергә, үстерергә хаклылар» дигән матдәгә киртә куя.
Бу компоненты юк итәргә кирәклеген мәгариф проблемалары институты нигезләде.
Гади тел белән әйтсәк, янәсе: «Әлеге компонент республикаларда укучыларга милли культуралары буенча бигрәк тә тирән белем бирә, үз халкына, теленә, туган ягына бигрәк тә нык мәхәббәт тәрбияли. Ә бу рус телен, рус культурасын үзләштерүгә начар йогынты ясый. Шуның белән милли-сәяси мәсьәләләрдә, федератив мөнәсәбәтләрне конфедеративка күчерү максатыннан, милли мәктәпләрне этник мобилизация инструменты һәм, нәтиҗәдә, гомумрәсәй модернизация процессыннан чыгу һәм Ислам модернизациясенә күчү инструменты итеп кулланалар».
Мисал итеп, алда язылганча, түбәндәгене китергәннәр: Татарстанда 100 укучының 82се «Мин Рәсәйдә яшим», «Мин – Рәсәй гражданины» дип әйтмәгән.
Менә шулай гади, примитив итеп Республикада яшәүче балаларда ватанпәрвәрлек хисе юк, дип гаепләделәр. Бу 37нче еллардагы гади, төпсез гаепләүләргә ошамаганмы соң?!
Ә бу гаепләүчеләр кичәге укучыларның бүген кайнар нокталарда кемне яклаганнары, кемнәр өчен башларын салганнары турында сорау бирмәделәрме икән?!
Имеш, ана телен яхшырак белгән саен, кеше Рәсәй өчен куркыныч. Бу бит – сафсата, саташу, наданлык! Ә бит барысы да киресенчә. Үз телен белүче, аны яратучы, мәктәпләрдә балалары өчен ана телен үзләштерү мөмкинлекләрен күреп яшәүче кеше үз гаиләсе, үз иленең иминлеге хакына тыныч кына эшли, яши.
Рус теле дә, башка милли телләр дә гаилә һәм илебез бәхетенә хезмәт итәләр.
Бер уртак тел Рәсәйнең бердәмлегенә гарантия түгел. Алда язып үткәнемчә, бары тик уртак эш кенә халыкны берләштерә. Төрле милләт кешеләре, туганнардай берләшеп, немец фашистларын җиңделәр, заводлар төзеделәр, ипи үстерделәр.
Коллективларда бәхәсләр бары тик хезмәт мәсьәләләре буенча гына барлыкка килә. Әгәр дә берәр кеше эштән соң ана телендәге концертны карап ләззәтләнде икән, ул тагын да яхшырак эшләячәк кенә!
Мин авиазаводта хезмәт иткәндә, безгә, җәмәгатьчеләргә, җитәкчеләребез татар бәйрәмнәрен оештырырга ярдәм итәләр иде. Инженер хезмәттәшләрем, Байконурда «Энергия-Буран» корабын төзүдә һәм анны галәмгә очыруда катнашучылар, татар чараларын үткәрделәр, мәктәпләрдә татар сыйныфларын ачтылар.
2008 елның ноябрендә Казанда милли мәгариф мәсьәләләре буенча җыелыш узган иде. Анда Татарстанда ана теле дәүләтнеке саналган рус теленнән дә югарырак куелган, дигән гаепләү яңгырады. Моңа каршы Президент Минтимер Шәймиев: «Безнең Конституциянең бер җирендә дә сез ана теле рус теленнән югарырак дигән сүзләр тапмаячаксыз. Без рус теленең үсеше турында, хәтта сезгә караганда да, күбрәк кайгыртабыз», – дип җавап биргән иде.
Һәм ел саен Татарстанда рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханнары күрсәткечләренең, Рәсәйнең башка төбәкләренә караганда, югарырак булуы – моңа ачык дәлил. Илебездә милләтара аралашу өчен шундый кирәкле булган рус телен үзләштерүгә бик тә яхшы мөмкинлекләр бирелгән.
Бу җыелышның резолюциясендә, компонент принцибын кире кагу Конституциядә язылган хокукларны гамәлгә ашыруга каршы килә дип, мәгариф турындагы законга үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр күрсәтелгән иде.
Мәсәлән, милли мәктәпләрне тәмамлаган укучыларга имтиханнарны, шул исәптән бердәм дәүләт имтиханнарын да, ана телендә тапшыру мөмкинлеген бирергә.
Рәсәй субъектларында дәүләт телләрен һәм Рәсәй халыкларының ана телләрен үзләштерүгә 3 – 5 атналык сәгатьләрне (әмма Рәсәй төбәкләрендә инде булганнардан кимрәк түгел) бирүне күздә тотарга.
Зур мөнбәрләрдән милли телләрне, мәдәниятләрне сакларга, үстерергә кирәклеге турында бик күп сүзләр яңгыраса да, соңгы унъеллыкта мәгариф өлкәсендә барлыкка килгән (җәмәгатьчелек эшлекләре, укытучылар, ата-аналар каршы торса да) реформалар нәтиҗәсендә, мәктәпләрдә ана телен өйрәнү мөмкинлекләре азайды, ана телләре укытылган мәктәпләрнең саны кимеде, ана телен өйрәнүгә бүлеп бирелгән сәгатьләр биш-алтыдан бер-икегә генә кыскартылды (кайберләрендә татар теле дәресләре факультатив формада гына калды).
Рәсәйнең бары тик берничә шәһәрендә, өлкәсендә генә ата-аналар һәм җәмәгать эшлекләре, зур хезмәт куеп, татар теле укытылган мәктәпләр ачуга ирештеләр.
«Оптимальләштерү», «үзәкләштерелгән» мәктәпләр, укучыларның начар һава шартларында, начар юллардан башка авылларга йөреп укулары, түгәрәкләргә йөрү мөмкинлегенең кимүе, ана телен укырга мөмкинлек бирмәү – шушы сәбәпләр аркасында хатын-кызларның бала табасылары килми, гаиләләр, укытучылар туган җирләреннән күченеп китәргә мәҗбүр, авыллар бетә бара, кырларны чүп үләннәре баса, Рәсәй ризыкларны чит илләрдән сатып ала.
Региональ милли компоненты юк итү аркасында ана теле укытучылары көчкә-көчкә генә үз предметларына бер-ике сәгать алуга ирешәләр. Әле монысы да булса, чөнки бу вакытны, гадәттә, бердәм дәүләт имтиханнарына кертелгән предметлар (бигрәк тә рус теле) буенча өстәмә дәресләр үткәрүгә бирәләр.
Балалары бу имтиханнарны яхшы бирсеннәр, институтларга укырга керсеннәр өчен, кайбер ата-аналар хәтта мәктәпләрдә татар телен бетертергә маташалар һәм моңа ирешәләр дә. Ә бит бу гамәлләре белән алар башка ата-аналарның, аларның балаларының хокукларын бозалар, Конституциягә каршы баралар.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитетын республикалардагы һәм өлкәләрдәге мәгариф органнарына шушындый реформаларның уңай һәм тискәре якларына анализ ясауларын тәкъдим итәргә сорыйбыз. Һәм аларга, иҗтимагый оешмаларның тәкъдимнәрен исәпкә алып, Конституциядә каралган хокукларны, гарантияләрне тормышка ашыру, авылларны саклау ниятеннән, законнарны үзгәртергә, тиешле чаралар кабул итәргә тәкъдим итүен сорыйбыз. Бигрәк тә аз комплектлы мәктәпләрне яңадан кайтарырга, аларны саклап калырга кирәк.
«Үзәкләштерелгән» мәктәпләрдә башлангыч сыйныфлардан алып ана телен үзләштерүне дәвам итәргә. Башка авылларга йөреп укучы балалар өчен уңай шартлар булдырырга.
Уку китапларына Рәсәйдә яшәүче төрле халыкларның тарихы, әдәбияты, гореф-гадәтләре, рухи-әхлаки мирасы турындагы мәгълүматларны кертергә. Региональ милли компонентны кайтарырга.
Минем Әкълимә апама һәм рус, чуваш, мукшы кызларына сугыш елларында милли җырлары яшәргә көч биргән кебек, шулай ук хәзер дә ана телебез, милли җырларыбыз Рәсәй халыкларына илебез иминлеге өчен бергә эшләргә, дус яшәргә ярдәм итсен иде.
Камышлы районы мәктәбенең директоры Мария Алексеена Милешкинадан гына да үрнәк алырга була. Ул татар телендә бик яхшы сөйләшә һәм: «Татарлар арасында яшәгәч, ничек инде аларның телен белмәскә. Шул очракта гына үзара аңлашучанлык туа бит!» – дия иде. Аның уллары мәктәптә татарлар белән бергә безнең телне өйрәнделәр.
Аналар сабыйларына татар телендә бишек җырларын җырласыннар, балаларын беренче сыйныфка «Әлифба» китабын тоттырып озатсыннар иде. Нарасыйлар рус телен дә, ана телен дә яхшы белсеннәр, яратсыннар иде.
Азат НАДИРОВ, Самар өлкәсе «Туган тел» татар җәмгыяте Советының әгъзасы һәм бу оешманың элеккеге җитәкчесе, А.Н. Туполев исемендәге Конструкторлар бюросының инженер-конструкторы (1955 – 1994), Самарның «Палитра» рәссамнар иҗади союзы әгъзасы.
Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаена багышланган «Самар татарлары» журналының «Инкыйраз яки яңарыш» дип аталган махсус чыгарылышы.
Просмотров: 1232