Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды программасы билгеле булды / Стала известна программа VI съезда Всемирного конгресса татар в Казани

0232Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды программасы мәгълүм булды. Бу хакта конгрессның матбугат үзәге хәбәр итә.

2017 елның 2-6 август көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды узачак. Әлеге чарада дөньяның 41 иленнән һәм Россиянең 73 төбәгеннән 1000 делегат, шул исәптән шәрәфле кунаклар һәм 130 дан артык журналист катнашачак.

2 август көнне делегатлар “Татар халкының телен һәм рухи мирасын саклау һәм үстерү платформасы”; “Гаилә, демография, милли тәрбия”; “Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек” дип исемләнгән дискуссия мәйданчыкларында эшлиячәк, фикер алышачаклар. Шулай ук әлеге көнне “Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портрет галереясе” дип исемләнгән түгәрәк өстәл дә оештырылачак.

3 август көнне М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында чараның пленар утырышы узачак. Пленар утырышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм аның каршында эшләүче иҗтимагый оешмаларның узган 5 ел аралыгындагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарылачак.

Пленар утырышта дискуссия мәйданчыклары эшләренә нәтиҗә ясау, Съезд резолюциясен кабул итү, “Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге уставына үзгәрешләр кертү, Бөтендөнья татар конгрессының җитәкче органнарын сайлау да булачак. Шулай ук әлеге көнне театр фойесында “Татарстан Республикасының визит картасы” дип исемләнгән фотоэкспонат күргәзмә дә тәкъдим ителәчәк.

4 август көнне делегатлар “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында оештырылган “Татарстан Республикасының социаль-икътисадый, сәнәгать объектлары” күргәзмәсе белән танышачаклар.

5 август көнне Съезд делегатлары һәм кунаклар Татарстан Республикасының Кукмара, Арча, Теләче, Балтач районнарына, Болгар музей-тыюлыгына сәфәр кылачаклар. Шулай ук съезда катнашучылар өчен мәдәни программа да каралган алар Казан Кирмәнендә узачак Халыкара “Түгәрәк уен”татар фольклоры фестивале, “Уйнагыз, гармуннар” бәйрәмендә катнашачаклар, “Казан” бию ансамбленең “Казан хәзинәсе” тарихи-хореографик спектаклен һәм Татар халкының сәнгать осталары концертын тамаша кылачаклар.

«Татар-информ».

* * *

Организаторы VI съезда Всемирного конгресса татар, который пройдет со 2 по 6 августа в Казани, опубликовали программу форума. Напомним, в работе съезда планируется участие более тысячи делегатов и гостей из 73 регионов России и 41 страны, а также более 130 журналистов.

В первый день форума планируется обсуждение проекта Единой общенациональной платформы применения родного языка, актуальных вопросов воспитания детей и молодежи, демографии, семьи, а также предпринимательства и спонсорства. Обсуждения пройдут на дискуссионных площадках в конференц-залах Академии наук РТ, Министерства культуры РТ и НКЦ «Казань». Кроме того, в галерее «Хазина» состоится круглый стол на тему «Музей татарских эмигрантов и портретная галерея татарского народа».

3 августа в Татарском академическом государственном театре оперы и балета им. М. Джалиля состоится пленарное заседание. На нем будут обсуждаться итоги деятельности исполкома ВКТ и его общественных структур за прошедшее пятилетие. Делегаты съезда примут резолюцию, будет избран новый состав исполкома, который изберет своего председателя. Также в этот день в фойе театра будет представлена фотовыставка «Визитная карта Республики Татарстан».

4 августа в ГТРК «Корстон» состоится презентация социально-экономических и промышленных объектов Татарстана.

5 августа делегаты съезда посетят Арский, Балтасинский, Кукморский, Тюлячинский районы, где познакомятся с опытом социально-культурного строительства и сохранения национальных традиций. Кроме того, можно будет посетить Болгарский государственный историко-архитектурный музей-заповедник.

В рамках культурной программы съезда запланированы концерт мастеров искусств татарского народа, международный фестиваль татарского фольклора «Тугэрэк уен», праздник «Уйнагыз, гармуннар», историко-хореографический спектакль «Казанское сокровище» в исполнении ансамбля танца «Казань». 

«Татар-информ».


КОНТЕКСТ:

От Самарской области на VI съезд Всемирного конгресса татар делегируются 13 человек

Просмотров: 1018

Комментирование запрещено