Бер карасаң — гомер ак болыттай,
Бер карасаң — авыр йөк сыман.
Әрем кебек ачы кайсы чакта,
Татлы була белә бал сыман.
Гүзәл, назлы кыз шикелле гомер,
Елмаюын көтеп алабыз.
Бездән китеп барачагын күреп,
Үкенеп, яшьләр түгеп калабыз.
Мәхәббәтнең биреп иң олысын безгә,
Бүләк итә парның тигезен.
Ә кайчакта ялгыз үтә гомер,
Күрсәтмичә сөю, наз йөзен.
Бушлай пыскып яна белә гомер,
Кайчак дөрләп, шашып ургыла.
Шушы утта янып кеше кайчак
Юкка чыга, эзсез югала.
Канлы да ул, тирле була ала,
Кояшлы да, кайчак караңгы.
Шатлыгын да, сагышын да кайчак
Ул эчерә безгә берьюлы.
Кайчак гомер пар канатын бирә,
Оч син, диеп, биек кыяга.
Кайчак аяк чала тигез җирдә,
Гомере үтсен, диеп, заяга.
Яшәргә дә, хыялга да безгә
Тик бер гомер Ходай җибәргән.
Шөкер итеп ал син өлешеңне,
Язмыш белән күктән ул иңгән.
Бәхет өчен ач син йөрәгеңне,
Күңелең тулсын шатлык, ямь белән.
Һәр мизгелнең кадерен белеп яшә,
Ярат аны ихлас җан белән.
Наилә ХӨСӘЕНОВА.
Самар шәһәре.
Просмотров: 1104