“Ата-анадан башка тормышта бик авыр”

SONY DSCМәсҗидкә йөрүче татар бабайларыбыз хозурланык та инде! Чиста-пөхтә, чиккән түбәтәйләрен, ак күлмәкләрен кигән, мөлаем йөзле картларыбыз үзләренә җәлеп итеп торалар. Закир углы Зиннәтулла абый Иркәбаев та нәкъ шундыйлардан. Таягына таянып, салмак кына атлап килер. Күрешкәч, елмаеп, ачык йөзе белән сәламләр, хәлләреңне сорашмыйча калмас.

Аны мәсҗидтә көн саен күрәсең. 80 яшь тулуга карамастан, ул гыйбадәтханә юлыннан йөрүне бер дә туктатмый. Шулай булмыйча, моның өчен милләттәшебез күпме еллар мәсҗид янында яшәргә хыялланган бит!

Юбилее алдыннан, аның белән очрашып, кызыксындырган сорауларыбызны бирдек.

- Зиннәтулла абый, сиксән ел гомер бик бәхетлеләргә генә бирелә. Озын гомер. Динебез Ислам юлына ничек кереп киттегез?

- Яшьлектә, әле эшләп йөргән чакларда ук мәсҗидкә Гает намазларына йөри идем. Ә инде ныклап динебез Ислам юлына 1997 елда, Самар Җәмигъ мәсҗиденә кизү торучы булып урнашкач, бастым. Ул чакта гыйбадәтханәне төзү эшләре бетмәгән иде әле. Икенче катта ремонт, мөәзиннәрне, имамнарны билгеләү барган вакыт бу.

- Сез күп еллар мәсҗид янында яшәргә хыяллангансыз бит?

- Баракта яшәгәндә, мәсҗид яныннан узып киткән саен: “Нинди бәхетле бәндәләр тора монда!” – дип кызыга идем. Шөкер, Раббым, изге теләкләремне кабул итеп, миңа гыйбадәтханә каршында яшәргә насыйп итте. Тәрәзәдән карап, мәсҗидкә хозурланам, күңелем шатлана.

- Сез, Аллаһы йортында, мәдрәсәдә кизү торудан башка, Җәмигъ мәсҗиде эшләрендә актив катнашкан кеше бит әле.

Әйе, мөтәвәллият утырышларын калдырмадым. Ревизия комиссиясе әгъзасы булдым.

Ике ел Кряж бистәсе мәсҗиде эшләрендә дә актив катнашырга туры килде. Аның йортында афальт түшәү, койма кую, ишекләрне алмаштыру, тәһарәтханә булдыруны тәртипкә салдык.

- Сез — балачактан нужа күреп үскән кеше.

- Әйе, кызым, бер яшемдә әнием үлде. Әтиебезнең бер кулы зәгыйфь иде, үзен фронтка алмадылар, безне ул һәм олы апабыз тәрбияләде. Яланаяк күршегә бер уч күмер артыннан керә идек. Ачлык.

Дүрт сыйныф тәмамлагач, авылда көтү көттем. Аннан әтиебез дә вафат булды. Олы абыебызга рәхмәт. Өйләнеп, Похвистневода йорт салгач, безне Нугай авылыннан үзе янына алды.

Аннан Самарда ФЗОга ташчыга (каменщик) укыдым. Армиягә киткәнче төзелештә эшләдем. Хезмәткә алгач, башта целинага җибәрделәр. Соңрак инде өч ел Свердлау якларында солдат вазифаларын башкардым.

SONY DSC- Мәсҗидкә урнашканчы, тормышыгыз башка хезмәттә үткән. Ул сезгә куаныч китердеме?

Аллаһыга шөкер, зарланырга урын юк. Мин күп еллар әзерләү (заготовительный) конторасында эшләдем, директор дәрәҗәсенә җиттем. Аннан янгын сүндерү җәмгыятенә урнаштым. Газ колонкаларын, мичләрен, төтен юлларын (дымоход) тикшереп йөрдек.

Хезмәтемнән бик канәгать мин. Кешеләрне рәнҗетмәдем, талашмадым. Балачактан күргән нужаларым өчен Аллаһы Тәгалә шулай зурлагандыр инде. Дин, тәртип, хәләл ризык – менә шуларның файдасы бу, Аллаһы Үзе нигъмәтен бирә.

- Хатыныгыз Сания апа да вафат инде. Аның белән гаилә корган чакларны искә төшерик әле…

Армиядә хезмәт иткәндә Рәшит исемле егет белән таныштык. Өйгә дә бергә кайттык. Ул: “Кайда барасың инде. Бездә яшәп кара. Ошамаса, китәрсең”, — дип, мине үзләренә чакырды.

Хезмәттән кайткач, безне әти-әнисе, әбисе, бер төркем бала каршы алды. И кочаклыйлар, үбәләр. Мин шул вакытта: “Эх, ата-анам булса, алар да хәзер мине шулай каршы алырлар иде”, — дип уйлап куйган идем.

Рәшитнең әти-әнисе искиткеч яхшы кешеләр булып чыктылар. Мине балаларыдай кабул иттеләр. Үзләренең тугыз уллары, мин унынчысы булдым. Ә бердәнбер кызлары Сания — минем хәләл җефетем. Аның әти-әнисе миңа бер дә “кияү” дип эндәшмәделәр, гел “улым” гына дип тордылар, аларга мин мең рәхмәтле. Сания белән илле ел бергә гомер иттек.

- Ничә бала үстердегез?

- Улыбыз Нариманны, кызыбыз Руфияне тәрбияләдек. Хәзер дүрт оныгым бар инде. Тормышлары яхшы, тәртиплеләр, акыллылар, сүземнән чыкканнары юк, эчеп-тартып йөрмиләр, шөкер, белем алып, эшләп, хәерле гомер кичерәләр, татар телен беләләр.

- Зиннәтулла абый, катнаш никахларга мөнәсәбәтегез нинди?

- Мин моңа каршы. Бер генә мисал белән дә моны яхшы аңлатырга була. Мин мәетләр юып йөрдем. Катнаш никахларда мәрхүмне нинди дин буенча җирләү проблемасы барлыкка килә. Ярый кеше исән чагында ук васыятен әйтеп калдырса. Ә күп очракта туганнар арасында низаг килеп чыга. Яисә мөселман кешесен башка дин кануннары буенча күмеп куялар. Менә бит – катнаш никахларның нәтиҗәсе үлгәч тә, нинди авырлык тудыра. Нинди булса да, тормышыңны үз милләтең бәндәсе белән бәйләргә кирәк. Динебез Ислам нинди чиста, пакь, дөрес дин бит!

- 80 яшьлек аксакал буларак, яшьләргә киңәшегез нинди?

- Олыларны тыңларга, хөрмәт итәргә, әти-әнине зурларга, карарга, сакларга кирәк. Беребез дә бу дөньяга мәңгелеккә килмәгән бит. Үземнән беләм, ата-анадан башка тормышта бик авыр. Туганнар, дуслар, мөселман кардәшләр белән аралашып, күрешеп, аңлашып яшәргә кирәк.

- Үзегезне бәхетлеләр исемлегендә йөртәсезме?

- Иии, балам, әлхәмдүлилләһ, моннан да зу бәхет буламы инде. Каршымда мәсҗид, көн саен гыйбадәт кылырга йөрим, Аллаһы Тәгалә кабул гына итсен инде. Безгә хәзер шул гына кирәк. Барысына да ризамын.

Әңгәмәдәш — Миләүшә ГАЗЫЙМ.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1370

2 комментариев

  1. Зиннэтулла бабай бик якшы кеше. Аллах тэгэля исянлек ,озын гумер хэм жан тынычлыгы бирсен.

  2. Сөбхәналлаһ! Чын татар мөселман бабаебыз! Олуг хөрмәтемне белдерәсем килә сиңа Зиннәтуллаһ бабаебыз! Исемеңдә бит җисемеңә туры килгән Зиннәтуллаһ — Диннең бизәүе яме! Аллаһы Раббымыз тагын да озын гыйбәдәтле гөмер бирсен!