Төнге могҗиза

i2Җәйге төн, җил дә исми,
Тынып ул туктап калган.
Тирә-як та нидер көтеп,
Сихри йокыга талган.
 
Йолдызларны, айны качырып,
Болыт пәрдәсен тарта.
Миңа шаһит кирәкми, дип,
Яшен утларын ата.
 

Гаҗәеп тынлык югалып,
Тетрәп китте күк йөзе.
Сибелде яңгыр чиләктән,
Тишелгәч һава төбе.
 
Сыздырып яшен камчысын,
Дулатып күктә атын.
Ничек килде, шулай китте,
Сибеп сихәтле суын.
 
Чыккан салават күпере
Бишеккә салып җирне.
Эчерде, газиз әнидәй,
Баласына җылы сөтне.
 
Саф һавасын тәкъдим итеп,
Җәйде кочагын иртә.
Төнге могҗизага һәркем
Сөенеп рәхмәт әйтә.

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1367

Комментирование запрещено