Алтын туй – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк. Иске Усман авылында яшәүче Нурутдиновлар гаиләсе инде 50 ел бергә иңне-иңгә куеп матур гомер кичерә. Үткәннәре гыйбрәтле, бүгенге көннәре бәхетле, киләчәкләре өметле аларның.
Мөкәтдәс абый белән Вәкилә апа икесе дә тумышлары белән Иске Усман авылыннан. Гаилә башлыгының җилкәсендә 47 ел хезмәт тәҗрибәсе тупланган. Ул шофер да, токарь да, инженер да, газ хуҗалыгы слесаре дә булды. Ә Вәкилә апа 36 ел стажлы мөгәллимә, Иске Усман авылы мәктәбендә ул дүрт дистәгә якын еллар башлангыч сыйныф укучыларына белем бирде, тәрбияләде. Шулай тырышып, җиң сызганып эшләгәннәр алар туган авылларында.
Яшь йөрәкләр ерактагы 1967 елда танышалар. Мөкәтдәс абый яшь вакытта аеруча тәвәккәл була, Вәкилә апаны ошатып йөрүче авыл егетләре шактый булуга карамастан, насыйп ярын үзенең кәләше итеп, берничә айдан өйләнеп тә куя.
“Картайганчы, тигезлектә
Бергә тормыш көтәргә.
Кайгыны да, шатлыкны да
Һәрчак уртак итәргә!” — шундый девизга таянып яши башлый яшь гаилә.
Сабыр холыклы, кешелекле, яшьләргә үрнәк итеп куярлык әлеге парның бер-бер артлы ике улы һәм бер кызлары (Ирек, Ләйлә, Айдар) дөньяга аваз салалар.
Игелекле ата-ана үз балаларын да акыллы, эш сөючән, игътибарлы итеп тәрбиялиләр, үзләренә югары белем бирәләр. Хәзерге көндә балалары матур тормышта гомер кичерәләр, ә Вәкилә апа һәм Мөкәтдәс абый пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп, бер-берсенең җан җылысын тоеп, җиде оныкларының шатлыгына куанып яшиләр. Бу гаиләгә карап, биредә тынычлык сөрүен, бер-берсен ихтирам итеп, бер-берсенә юл куеп яшәүләрен аңларга була.
Шуны да әйтеп үтәсем килә: алар җыр-моңга гашыйк кешеләр. Бүгенге көнгәчә Мөкәтдәс абый авыл мәдәният йортындамы, социаль реабилитация бүлегендәме уздырыла торган барлык чараларда катнаша һәм бәйрәмнәргә ямь өстәүче гармунчы, җырчы ролен үти.
Вәкилә апа белән Мөкәтдәс абый — сокланырлык парлар. 50 ел бит ул 50 көн генә түгел. Аның һәр көне алар өчен кадерле, якын. Артка әйләнеп карасаң, ниләр генә кичерелмәгән, нинди генә авырлыклар да башларыннан үтмәгән… Биш дистә елдан артык вакыт үтсә дә, бу гаилә бер-берсенә булган хисләрен үзгәртмичә, мәхәббәтләрен вакламыйча, тормыш мәшәкатьләре арасында югалып калмыйча гомер кичерәләр.
Җәйге июль аенда күркәм, мәгънәле, күңелгә җылылык өстәүче “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне бар. Шушы бәйрәм кысасында Иске Усман авылы социаль реабилитация бүлеге хезмәткәрләре ярты гасыр бер-берсенә таяныч, терәк булып гомер кичерүче әлеге парны бу матур вакыйгалары белән котлады. Юбилярларыбыз бик теләп үткән тормышларыннан кызыклы мизгелләрне искә төшерделәр, уеннарда, викториналарда катнаштылар.
Бер-берсенә булган җылы хисләрен олыгайган көннәренә кадәр югалтмаган Вәкилә апа белән Мөкәтдәс абыйга алдагы көннәрдә дә пар канатлары каерылмавын, балаларының һәм оныкларының игелеген күреп озак еллар гомер кичерүләрен теләп калабыз.
Иске Усман авылы социаль реабилитация бүлеге хезмәткәре Зөлфия ХИСӘМЕТДИНОВА.
Камышлы районы.
Просмотров: 1621
Молодцы!Поздравляем!
Сез хаман яшь, сез хаман чибер эле. Бехетле картлык, исенлек ,тыныч тормыш сезге.