Нурсәхи һәм Наташа (Фатыйма) Әхмәтшиннар.
Әгәр дә яратып, күңел җылыңны биреп эшләсәң, журналист эше бик тә кызыклы, чөнки кая гына бармыйсың да, кем белән генә очрашмыйсың. Шул ук вакытта бу хезмәт җаваплылык та сорый. Бигрәк тә кеше язмышы турында язганда. Очрашып сөйләшәсең, кайтып язасың, ошамаса ертып ташлыйсың да, тагын язасың. “Җиде кат үлчә, бер кат кис”, дигән халык мәкале нәкъ безнең хезмәткә туры килә дә инде. Җиде кат күңелдән үткәрәм мин үз язмаларымны. Бигрәк тә язмам кеше язмышы, аның тормыш юлына багышланган булса. Әле ярый да, син язмаң героен күреп сөйләшсәң, аның турында хәбәрдар булсаң. Кызганычка каршы, бүгенге героемның үзе белән күрешергә насыйп булмады миңа. Күптән мәңгелеккә күчкән инде ул…
Бу язмам тальян гармун моңына уралып, гомере моңаеп үткән сугыш ветераны-Нурсәхи Мөхәммәдсафа улы Әхмәтшин турында. Читать полностью →