Моңлы татар теле, шанлы татар иле…

Фаузия МухаметоваМин Татарстанның Нурлат шәһә­рендә яшәсәм дә, “Бердәмлек” газетасын гел укып барырга тырышам. Аның битләрендә шигырьләремнең дә ба­сылганы бар.

Быел үземнең юбилеемны билге­ләп үтәчәкмен. Шул уңайдан яңа ши­гырьләремнең бер­ничәсен кабат “Бер­дәмлек” кебек мәр­тәбәле басмага тәкъдим итәргә батырчылык иттем. Алдан ук сезгә рәхмәтемне һәм олы хөрмәтемне белдерәм.

Татар исеме мәгърур яңгырый…

 1
Аерып булмый берничек тә
Хикмәтле уртаклыкны:
Халык исемне күтәрә,
Исем исә — халыкны.
Раббының үз тарафыннан
Иңдергән бер атама:
Шанлы исемнәрдән булып,
Татар диеп атала.
Татар булып меңнәрчә ел
Тәхет биләткән исем,
Ганимәтле чал тарихта
Җуймый үзенең төсен.
Пышылдап кына әйтсәң дә,
Бар вөҗүдне уята.
Тирән тарих чоңгылында
Кодрәтле исем ята.
Тантаналы яңгырашында
Гаҗәеп көчле аваз,
Гарасатлы заманнарда
Чорлар кичкән кайтаваз…
 
2
Җир йөрәгенең тибеше
Гүя татар җанында.
Гаярьлек дигән төш-ядрә
Бардыр татар канында.
Бар галәмнең магик көче
Сыйган татар сүзенә.
Галиҗәнап мәгърурлык та
Тәңгәл килә үзенә.
Шанлы дәверләр пәрдәсен
Табылса ачар тылсым,
Аягүрә баскан булыр
Татар дигән горур сын!
Мең еллар буе килгәнгә
Татар шушы исемгә,
Тап төшерми яшәү кирәк
Исемдәге җисемгә!
Күпләрне көнләштерерлек
Шәүкәтле, шанлы исем
Йөрткәннәр татар йөрәге
Миндә дә тибә дисен!
3
Татарның үзеннән соң да
Энҗе кабырчык калган:
Күпме җирле атамалар
Татар исеме алган.
Татар яшәгән урыннар,
Татар биләгән җирләр,
Алты кыйтганы яулаган
Атлы җиһангир ирләр!
Бөек Дала хәтеренә
Хак Үзе куйгач уеп,
Тарих диварыннан татар
Исемен булмас җуеп…
Бу исемнең чәчрәп киткән
Вак кыйпылчыкларыннан
Яралып башка милләтләр,
Төрле ана карыныннан
Төрле тарафка сибелеп,
Кисәкчәгә таркалган.
Гасырларның аръягында
Телсез һәм илсез калган…
4
Күп милләт сынауга дучар -
Бара яшәү уены:
Телсез, илсезләргә ачык
Империя куены.
Хәтер югалтмыйм дигәннәр
Тау-ташлар актарырлар
Һәм Раббыбыз тарафыннан
Могҗизага тарырлар:
Хәтер сулышы өрүдән
Шартлап төш-үзәкләре,
Терелер үлеп бетмәгән
Татар күзәнәкләре.
Уяныр варислык хисе,
Уянып вөҗүд-аңы.
Күкләр ихтыяры белән
Туар яңа көн таңы…
…Бар кыйтгага эзен салган,
Татар ул, шуңа күрә,
Хәрабәләр астыннан да
Калкачак аягүрә…

Фәүзия МӨХӘММӘТОВА, Татарстан язучылары берлеге әгъзасы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1087

Комментирование запрещено