25 — 29 августта Казанда XXVII «Татар яшьләре көннәре» үтәчәк. Быелгы чарада 30дан артык төбәктән, шулай ук Франция, Канада, Казахстаннан татар яшьләренең килүе көтелә. Форум делегатлары “Борис Полевой” теплоходында Казан — Ульян — Самара — Тольятти — Болгар — Свияжск — Казан маршруты буенча узачаклар.
Аларның Самарага килүе 27 августта иртәнге сәгать 10да көтелә. Кунакларны каршы алачак милли оешмалар активистларына кушылырга теләүчеләр булса, аларны билгеләнгән вакытта Су портында (Максим Горький урамы, 82) көтәбез. Бергә-бергә кызыклы да, күңелле дә булыр иде.
Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе.
Просмотров: 1794