“Ак каен” ансамбле чыгышы иң күп тамашачының игътибарын җәлеп итте
Быел “Түгәрәк уен” татар фольклор фестивале Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае кысаларында узды. Чарада Татарстаннан 22 коллектив, Россиянең төрле регионнарыннан — Омск, Төмән, Свердлау, Пермь, Удмуртия, Мордовия, Ульян, Башкортостан, Марий Эл, Чувашстан, Әстерхан, Самара, Пенза, Киров, Түбән Новгород, Чиләбе якларыннан 30дан артык төркем катнашты. Фестивальгә беренче тапкыр чит илдән үзешчән артистлар да килгән иде.
Фестивальне Татарстан дәүләт традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова ачып җибәрде. Ул бүгенге көндә фольклор белгечләре җитешмәү мәсьәләсен чишү юлларын тәкъдим итте. Җәүһәрова фикеренчә, без теләсә нинди музыка коралында уйный, җырлый, бии белгән кешене фольклорчы дип атыйбыз, ә бу дөрес түгел.
“Фольклорчы халык мәдәнияте белән милли мәдәниятне аера белергә тиеш. Милли мәдәниятнең асылында бөтен этник төркемнәрне берләштерә торган, аларны бер милләт итеп туплый торган гадәт ята. Ләкин ул гадәтләрнең һәрбер төбәкләргә мөнәсәбәте, гомер буе бергә көн иткән күрше халык белән үзара мөнәсәбәтләрен аңлап яшәү фольклор мирас дип исәпләнә.
Без фольклор күренеше дип тузга язмаган, халыкның үзенә хас булмаган күренешләрне бирә башладык. Ул күренешләрне дөрес итеп бирү, халыкның менталь мөмкинлекләрен ачу, әлбәттә, беренче чиратта, белгечләр эше. Мондый белгечләрне Казан Федераль Университеты (КФУ), мәдәният институты, консерватория әзерләргә тиеш”, — диде Җәүһәрова.
Бу көнне кирмән гөрләп торды. Казан Кремле территориясенең буеннан-буена фольклор чаралары күрсәтелде. Бер мәйданчыкта Россиянең төрле төбәкләреннән килгән үзешчәннәр бию бәйгесе оештырган иде. Һәрбер этник төркем үзенең бию үзенчәлекләрен күрсәтте, тамашачылар да аларга кушылып күңел ачты. Анда Әстерхан, Казан, Себер татарлары биюе, шулай ук Казан артында шактый киң таралыш тапкан чабата биюе һәм башкаларны күрергә мөмкин булды.
Икенче мәйданчыкка халык музыка уен коралларында уйнаучылар җыелган иде. Анда гармун, курай, кубыз, гөслә, сорнай, думбра, дәф һәм татар халкының башка уен кораллары яңгырап торды.
Халыкны иң күп җыйганнардан берсе — такмак әйтү мәйданчыгы булгандыр, мөгаен. Үзешчән артистлар “Кем шәбрәк такмак әйтә?” дигән ярыш та оештырып алдылар. Биредә Буадан килгән “Гөлҗамал” ансамбле чыгыш ясады. Алар үзләрен татарның “Буран әбиләре” дип тәкъдим иттеләр һәм такмак әйтүдә телләре телгә йокмады.
“Түгәрәк уен” фестивалендә милли уен, йолалар мәйданчыклары эшләде, төрле мастер-класслар да оештырылган иде.
Омск өлкәсе Тара шәһәренең “Нур” ансамбле май язу гөбесе алып килгәннәр. Мәдинә Рәхманколова кунакларга май язу серләрен өйрәтте, аларны йомшак икмәккә ягылган атланмай белән дә сыйлады.
Оренбургның Әсәкәй авылыннан “Чишмә” фольклор ансамбле артисты Мәсгүдә Галиуллина Казан кунакларын тамбурлы чигүгә өйрәтте. Ул үзе чиккән кулъяулыклар, алъяпкычлар һәм сөлгеләр алып килгән иде. Соңгыларын Оренбург татарлары “бит яулык” дип атауларын да аңлатып үтте.
Казанның “Мирас” бию ансамбле җитәкчесе Дәүләт Үмәров төбәкләрдә фольклор югала бара, дип уфтанды. “Мәсәлән, Әстерханда халык биюләре, сазда уйнау онытыла. Телевидение, компьютерлар булганлыктан, бүген бу уен коралында уйнарга өйрәтүчеләр юк һәм өйрәнергә теләүчеләр саны да аз. Биюләргә килгәндә, элек Әстерхан татарлары “Акчатыр”, “Кияүсы”, “Рекрут”, “Куалачпак”, “Чүрәңге”, “Әстерхан лезгинкасы” кебек биюләрне биегәннәр. Бүгенге көндә андый биюләрне, еш булмаса да, туйларда гына күреп була”, — диде ул.
Самара өлкәсенең Камышлы районыннан “Түгәрәк уен”га “Ак каен” халык фольклор ансамбле килгән иде. Алар Казан кунакларына танылган “Ярмәк вагы” биюен күрсәттеләр, милли уеннарда катнаштылар. Бу биюне төрле төбәкләрдә биеп караучылар, зур сәхнәләргә куючылар бар, ләкин, аны “Ак каен” егетләре, кызлары кебек башкаручы булганы юк иде әле. Чын “Ярмәк вагын” бию өчен шушы авылда туып, шушы авылның һавасын сулап, аның чишмәләренең көмеш суларын эчеп үсәргә кирәктер, мөгаен.
Фестиваль барышында “Ак каен” ансамбле чыгышы иң күп тамашачының игътибарын җәлеп итте дисәк, бу бер дә ялгыш булмас. Ярмәклеләр чын мастер-класс күрсәттеләр, алар белән бергә вак биюне Казанның “Мирас” балалар ансамбле дә кызыксынып биеде, тамашачы да кушылып , рәхәтләнеп ял итте.
- Районыбызда гореф-гадәтләрне, ана телебезне, милли мәдәниятне саклап калуга зур әһәмият бирелә. Бөтен татар иленә танылган “Ак каен” фольклор ансамбле — безнең горурлыгыбыз. Аның җитәкчесе Наил Галимуллин Иске Ярмәк авылы халкының борынгы йолаларын, милли уеннарны әби-бабайлардан сорашып, кабат торгызу юнәлешендә зур эш алып бара, өлкәбездә, төбәкара мәдәни чараларда аларны зур сәхнәгә чыгара. Бу халкыбызның иҗатына яшьләрдә дә зур кызыксыну уятыр, дип өмет итәбез. “Ак каен” ансамбленә яшьләр килүе, бүген аның балалар төркеме дә булуы куандыра. Тик, кызганыч, Камышлы районында бу бердәнбер фольклор ансамбль. Тагын мондый ансамбльләр булдыру — безнең олы бурычыбыз. Моның өчен бездә теләк тә, көч тә, яшь белгечләр дә, татар мәдәниятен мирас итеп саклаучы апа-абыйларыбыз да бар, - дип сөйләде Камышлы районының мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте идарәсе җитәкчесе Резедә Төхбәтшина.
“Ак каен” ансамбле җитәкчесе Наил Галимуллин да “Түгәрәк уен” фестиваленнән алган тәэсирләре белән уртаклашты:
- Бу чарада катнашып, без башка төбәкләрдә яшәгән милләттәшләребезнең мәдәнияте белән танышабыз, бер-беребездән үрнәк алабыз. Беренче “Түгәрәк уен”да күбесенчә өлкән яшьтәге үзешчәннәр катнашса, бүген артистлар составы яшәрүен, яңа коллективлар барлыкка килүен күрәбез. Бу үсеп килүче буынның халык иҗаты белән кызыксынуы, татар рухының киләсе буыннарга күчә баруы турында сөйли, — диде ул.
“Түгәрәк уен” фестивален уздыра башлаганга быел 10 ел тула. Аның бу кечкенә юбилеен билгеләү өчен икенче җәйне кунаклар чара беренче тапкыр үткән Ульян өлкәсенең Иске Кулаткы җиренә җыелачаклар. “Фестиваль бәйге рәвешендә узачак”, — дип белдерде Фәнзилә Җәүһәрова.
Алсу ӘХМӘТ.
Просмотров: 1104