Ярминкә сокландырды да, уйландырды да

Римма НИЗАМОВА (уртада) Алабугада яшәүче милләттәшләребез белән.

Римма НИЗАМОВА (уртада) Алабугада яшәүче милләттәшләребез белән.

Татарстанның Алабуга шә­һәрендә X Бөтенроссия Спас ярминкәсе булып узды. Бирегә Россия, Белоруссия, Украина, Литва һәм Үзбәкстаннан — барлыгы 170 шәһәрдән һәм бистәдән меңгә якын декоратив-гамәли сәнгать остасы үз хезмәтләрен алып килгән иде. Бу чарада әле беренче тапкыр гына катнашкан якташларыбыз Римма һәм Мәүлет Низамовлар аннан хозурланып кайтканнар.

- Ярминкә Алабуганың искиткеч матур урынында — Шишкин буалары дип аталган тыюлыкта узды. Сәүдә рәтләре Зур Покрау, Казан, Яр буе, Гассар урамнарында, “Яшьлек” стадионында да куелган иде. Нәрсә генә юк иде анда: атак­лы Оренбург шәлләре, Арча итекләре, пыяладан ясалган, чыбыктан үрелгән көнкүреш әйберләре…

Сәүдә рәтләрендә якташларыбызны да очраттык. Самарадан килгән Надежда һәм Юрий Субботиннар пыяладан сәгать, картина, тәлинкә, сувенирлар ясау белән шөгыльләнәләр. “Бу чарага икенче килүебез инде. Үткән елны бик ошады, товарларыбызны да яхшы сатып алдылар. Күпләр кул эшләребезне ясаганнан соң буяу белән буый­быз дип уйлый, ә без төсле пыяла белән эшлибез”, — дип сөйләде Надежда Субботина.

Римма НИЗАМОВА (уртада) Алабугада яшәүче милләттәшләребез белән.

Римма НИЗАМОВА (уртада) Алабугада яшәүче милләттәшләребез белән.

Самаралы Надежда СУББОТИНА.

Самаралы Надежда СУББОТИНА.

Ә без ярминкәгә милли татлы ризыклар сатарга алып барган идек. Сатып алучылардан: “Самарада татарлар яшимени?” — дип гаҗәпләнүчеләр дә булды. Алабугада яшәүче милләттәшләребез дә милли тормышыбыз бе­­лән кызыксындылар. Өлкә­бездә 130 меңгә якын татарлар яшә­ве, саф татар авыллары булуы турында сөйләдек. Милли оеш­маларыбыз эшләп килүен, мә­дәниятебезне, ана телен, гореф-гадәтләребезне сак­лап калу юнәлешендә актив эшчәнлек алып барылуы турында ишеткәч: “Дөрес юлдан барасыз, афәрин!” — дип, уңышлар теләделәр.

Шәһәрне карап, данлык­лы урыннары белән танышып йөргәндә безгә дә алабугалылардан өйрәнер әйберләр күп дигән нәтиҗәгә килдек. 74 меңгә якын кеше яшә­гән бу кечкенә шәһәрдә 18 музей эшли, адым саен диярлек һәйкәл. Бу данлыклы урыннарны (“Шайтан шәһәрчеге” генә дә ни тора!) күрергә елына меңләгән турист килә икән. Алар өчен музей-кибет тә булдырылган. Анда якын-тирә шәһәрләр: Яр Чаллы, Түбән Кама, Менделеевскида, төрле районнарда яшәп, иҗат итүче 200дән артык һөнәр остасының декоратив гамәли-сәнгать әсәрләре урын алган.

Спас ярминкәсе дә, аның кысаларында үт­кәрелгән төрле фес­тивальләр дә туристларны җәлеп итү өчен оештырыла.

Самара да зур туристлык потенциалына ия. Әмма бездә ул тиешенчә файдаланылмый. Бәлки, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты бу хәлне үзгәртер? — дип кичерешләре белән уртаклашты Римма Низамова.

Язманы Алия АРСЛАНОВА әзерләде.

«Бердәмлек». 

Просмотров: 1037

Комментирование запрещено