Мәчәләйдә — җиләкле җәй

Асия Исмә­гыйлева (сулдан уңга), аның кызы Фир­дәүс һәм апасы Фәридә Йо­сыпова ханымнар.

Асия Исмә­гыйлева (сулдан уңга), аның кызы Фир­дәүс һәм апасы Фәридә Йо­сыпова ханымнар.

Июль ахырларында безгә, бер төркем “Ак калфак” оешмасы хатын-кызларына, Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылында кунакта булырга насыйп булды. Хуҗабикә Фирдәүс ханым безне үз машинасына утыртып, урман аланлыгына җир җиләге җыярга да алып барды.

Быел җәйнең соңгарак калуы сәбәпле җир җиләге дә берничә атнага соңгарыбрак өлгергән. Ә инде бер өлгергәч, аны җыеп та бетерерлек түгел икән.

Фирдәүс ханымның әйтү­енчә, кайбер көннәрдә икешәр чиләк җыючылар да булгала­ган. Безнең дә Самарадан, Галидән килгән аккалфаклыларның кайсыбер уңганнары, көннең шундый нык эссе булуына карамастан, чиләкләрен күз ачып йомганчы тутырдылар. Авылга әйләнеп кайтканда, минем дә чиләгем хуш исле өлгергән эре җиләкләр белән тулып җитә язган иде.

Җиләк җыю белән беррәт­тән без һәрберебез әле дару үләннәрен — шәмәхә һәм сары мәтрүшкәләрне, хәстәрләү бе­лән дә шөгыльләндек.

Без имени-1за земляникой земляникаЯныбызда җир җиләге һәм дару үләннәре җыю осталары — Асия Исмәгыйлева һәм аның кызы Фирдәүс ханымнарның булулары аркасында без дә үзебезне шушы гүзәл табигать кочагында яшәүчеләр итеп тоемлый башладык кебек. Ә инде җыеп кайткан урман җиләгеннән хуш исле, балкып торган кайнатма да кайнатып алгач, бу мизгелләрдә бездән дә бәхетлерәк кеше булмагандыр, мөгаен.

Разия ӘЮПОВА,

өлкә хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе.

Иске Мәчәләй — Самара.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1251

Комментирование запрещено