
Эшләр өчен кул биргән,
Сайлар өчен юл биргән.
Килгән кадәр кулыңнан
Яхшылыклар кыл дигән.
Игелек – ул яхшылык, изгелек, яхшылыкка җавап итеп кайтарылган яхшылык. Тирә-юнебездә миһербанлы, игелекле кешеләр шактый. Шул кыска гына вакыт эчендә һәммәбез дә Ходай бездән риза булырлык күркәм гамәлләр эшли алабыз.
Ходай безне яраткан,
Төрле җиргә тараткан.
Акыл биргән, тел биргән,
Иман биргән, дин биргән.
Кояш биргән, Ай биргән.
Җир дигән зур табынга
Нигъмәтләрен бай биргән.
Эшләр өчен кул биргән,
Сайлар өчен юл биргән.
Килгән кадәр кулыңнан
Яхшылыклар кыл дигән.
Менә шундый матур сүзләргә мисал китерәсем килә минем. Камышлының өченче
Рәис абый үзе инде күптәннән лаеклы ялда, Искәндәр дә пенсия яшенә җитеп килә. Шуңа да карамастан, кулларыннан килгән кадәр ярдәм иттеләр, җиренә җиткереп яңа калайларны ябып куйдылар алар. Бу эштә шулай ук аларга Әхтәм абыйның улы һәм туганнары да булыштылар.
Пенсияне күпкә җиткереп булмый шул. Олы яшьтәге кеше бит әле соңгы юлга баруын да истә тота һәм һәрбер нәрсәсен барлап куя. Якты дөньяда да һәрберебезнең дә исәнлектә-саулыкта матур һәм яхшы итеп корылган йортларда яшибез килә шул инде.
Әхтәм абый белән аның хәләл җефете ярдәмгә килгән дин кардәшләренә бик тә рәхмәтлеләр. Догаларын кылып, авылдашларына исәнлек һәм иман байлыгы теләп торалар. «Шундый игелекле, изгелекле кешеләр арабызда күбрәк булсын иде», — диләр.
Сүземне тәмамлап шуны әйтәсем килә: авылыбызда азан моңнары тынмасын иде. Ә Әхтәм хәзрәткә сау-сәламәт булып, авылдашларына, хак динебезгә озын-озак хезмәт итәргә язсын.
Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.
Камышлы авылы.
Просмотров: 1165