Казанда «Мөхәммәт сүзе, ислам мәдәниятендә» дигән күргәзмә ачыла

a4176 сентябрьдә Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеенда 10.00 сәгатьтә “Мөхәммәт сүзе, ислам мәдәниятендә” дигән күргәзмә ачыла.

Күргәзмәгә куелачак экспонатлар «АртКлуб» («Art Club B.V») оешмасының шәхси коллекционерлар тупланмасыннан алынган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Ислам мәдәнияте музее директоры Нурия Гәрәева хәбәр итте.

“Бу сирәк коллекция Россиядә беренче тапкыр тәкъдим ителә, – ди Нурия Гәрәева. – Ислам сәнгатенең үзенчәлекле экспонатлары Россия, Англия, Германия, Нидерланд илләренең шәхси коллекционерлар тупланмаларыннан алынды. Араларында XIII-XIX гасырга караганнары да бар. Музей кунаклары 6 сентябрьдән – 10 ноябрьгә кадәр ислам мәдәнияте шедеврлары белән таныша алачак”.

Просмотров: 736

Комментирование запрещено