26 сентябрьдә 14.00 сәгатьтә Уфаның Көньяк зиратындагы Дан аллеясында Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фаттахова һәйкәлен ачу чарасы булачак. Бу хакта җырчының социаль челтәрдәге рәсми битендә хәбәр ителә, дип яза “Башинформ”. Анда барлык теләгән кеше дә чакырыла.
Вәсилә Фәттахова узган елның гыйнварында бала табудан соң хәле начараеп үлә. Аңа 36 яшь була.
Просмотров: 740