Активистка села Мочалеевка отпраздновала свой юбилей / “Төп нигез”ебез ныкмы?

imageПредставительница татарской организации «Ак калфак» села Мочалеевка Похвистневского района Асия-апа Исмагилова отметила свое 60-летие!

Не скажешь, что ей исполнилось 60 лет. Потому, как Асия-апа сама не считает себя пенсионеркой, до сих пор работает, сидеть и скучать дома не собирается. «Пусть невелика зарплата, но мне важен коллектив», — говорит она. Помимо работы Асия-ханум активно занимается общественной работой, поет в мочалеевском хоровом коллективе, участвует в организации сельского Сабантуя, принимает участие в конкурсах, является активным членом союза татарских женщин «Ак калфак». Она и вышивает платочки, и тюбетейки мастерит, и пироги печет. На жизнь смотрит позитивно, любит путешествовать, в последний раз была на Всероссийском Сабантуе в Средней Елюзани.

Асия-апа многое повидала в своей жизни: работала в колхозе на ферме, похоронила мужа, поставила на ноги сына и дочь. Сейчас у нее внуки, она рада, когда они приезжают к ней из города.

В день своего юбилея Асия-апа провела большой мэжлес: пригласила родных, друзей, соседей, подруг из «Ак калфак». Все ее сердечно поздравили, вручили подарки, отведали ее вкусные угощения.

Руководитель областной общественной организации «Ак калфак» Разия-ханум Аюпова, приехавшая на юбилей из Самары, отметила, что высоко ценит активную жизненную позицию Асии-ханум. По ее словам,  именно такие люди и помогают сохранить культуру, язык, традиции родного народа.

Глава поселения Равиль Уразметов также поздравил Асия-апа, поблагодарил за активность.

imageДорогая Асия-апа! С прошедшим днем рождения — с 60-летним юбилеем Вас! Желаем Вам долгих лет здоровой жизни, оставаться долго молодой в душе, жизнерадостной и такой же легкой на подъем. Пусть сбудутся все желания и будут достигнуты цели!

Зульфия БУЛАТОВА.

Село Мочалеевка, Похвистневский район.

* * *

У татарского народа очень много замечательных имен, одно из таких — Асия. В переводе с арабского “Асия” — утешающая, лечащая. Обладательницы этого имени бывают целеустремленными и уверенными в себе женщинами. Они точно знают, чего хотят от жизни и уверенно к этому идут. Работать умеют очень хорошо, ведь это один их главных способов их самореализации. Тут они проявляют все свои сильные качества, что позволяет им достигать очень высокой результативности.

Как же все эти описания подходят  Асии-ханум Исмагиловой из села Мочалеевка — простой, деревенской женщине, но при этом всегда веселой, оптимистичной, спортивной, отзывчивой на чужие просьбы, а еще трудолюбивой хозяйке и рукодельнице. Асия-ханум умеет восхищать и удивлять, она несет в мир красоту и любовь к прекрасному. Она молода душой и сердцем, везде веселая, в ее глазах всегда сияют радостные искорки.

Представительницы отделения “Ак калфак” села Алькино побывали в гостях у юбилярши — активного члена татарской организации «Ак калфак» села Мочалеевка Асии-ханум Исмагиловой, поздравили ее с 60-летием и пожелали, чтобы годы приносили только радость, хорошее настроение и позитив!

Асия-ханум, еще раз поздравляем Вас с прошедшим юбилеем. Желаем, чтобы Удача, Успех и Вдохновение были верными спутниками во всех Ваших начинаниях, а здоровье и благополучие – в ежедневной жизни.  Пусть весь Ваш накопленный опыт и мудрость помогают достичь новых высот! 

image3image2Представительницы отделения “Ак калфак” села Алькино.

Похвистневский район.

samtatnews.ru

* * *

Быелгы Сабан туе бәйрәмнәре узгач, Татарстанның Саба районында Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасының күчмә утырышы булып үтте. Мин үзем чакырулы булсам да, чарага бара алмадым. Бу гаҗәеп матур һәм алдынгы районның күп урыннарында булып, биредәге эшләр, алдынгы тырыш хатын-кызларыбыз белән Похвистнево районының Гали авылыннан җирле “Ак калфак” оешмасы активистлары Илһамия Кәримова һәм Гөлшат Низамова танышып, бик тә тәэсирләнеп, бай эш тәҗрибәсе туплап кайттылар. Утырышның темасы да «Төп нигез» дип аталып, анда сүз ничек итеп милли гаиләне ныгыту, үстерү, саклау кирәклеге турында алып барылган.

Хатын-кызларыбыз Сабадан әйләнеп кайткач та, без үзебездә дә Гали авылы активистлары белән берлектә шушы темага багышланган күчмә утырыш уздырырга уйлап, әзерлек эшләре дә алып бара башлаган идек. Оешмабызның кураторы, “Дуслык” өлкә иҗтимагый оешмасы президенты, Бөтендөнья татар конгрессының яңа гына сайланып куелган Шура әгъзасы Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев, һава торышының бик эссе булуы сәбәпле, безгә бу утырышны видеоконференция формасында үткәрергә тәкъдим ясады. Без моның белән килешкән дә идек инде. Ә шул ук Похвистнево районының Иске Мәчәләйдән “Ак калфак” оешмасының актив әгъзаларының берсе – Асия Ильяс кызы Исмәгыйлеваның 60 яшьлек юбилеена чакыру килеп төшкәч, күчмә утырыш турындагы планнарыбызны үзгәртергә туры килде. Бу мәҗлескә Галидән дә, районның Подбельск, Яңа Мансур, Красный ключ кебек авылларыннан да, Татарстанның Чирмешән районыннан, Пох­вистневоның үзеннән, шулай ук Самарадан һәм башка урыннардан да күп кунаклар чакырылган иде. Димәк, бу юбилей мәҗлесен “Төп нигез” дип атап, “Ак калфак” оешмабызның күч­мә утырышы буларак үт­кәрергә мөмкинлек булды.

Кунаклар арасында Асия ханымның әтисе һәм әнисе ягыннан бертуганнары, икетуган балалары да катнашып, мәҗлес табынының өч озын өстәле тирәли сиксәнләп кеше утырган иде. Иң якыннары гына да иллеләп җыелгандыр.

Мәҗлесне Мәчәләй авы­лының күренекле дин әһелләре — Галиулла хәзрәт Мамышев һәм Әнәс хәзрәт Гайсин бик матур итеп, Коръән сүрәләре укып, вәгазьләр сөйләп алып бардылар.

Асия ханымның бертуганнарын Фәридә Йосыпованы һәм Фәүзия Мамышеваны ирләре, балалары, оныклары, оныкчыклары белән өстәл артында күреп, шатланып бетә алмадым. Якын туганнары Рәфыйк Исәнбаевлар, Шамил, Дамир Әхмәтовлар һәм башкалар барсы да бөтен гаиләләре белән шулай ук Асия ханымны котларга җыелганнар иде. Менә чын “Төп нигез” нинди була икән ул!

Хуҗаларның һәм кунак­лар­ның сөй­ләү­ләре буенча, алар төр­ле елларда төрле эш­ләрдә эшләп, бүгенге вакытта да хәзерге без­­нең авыр тормышка күнегеп, бөтен авыр­лык­ларга да сабыр итеп, булганына шөкерана кылып, яшиләр икән. Әле әнә авылларында күмәк хуҗалыклары яңадан торгызылып, Ринат Искәндәров җи­тәк­че­ле­гендә уңышлы гына эшләп килә.

Мәҗлестә дә, аннан соң да юбиляр Асия ханым Ис­мә­гыйлеваның бик күп матур гамәлләре турында әйтелде. “Ак калфак” оешмасы оештырган, бөтен чараларда да — кулъяулык чигү, чәкчәк, бавырсак пешерү дисеңме, барсында да, аны актив катнашучыларның берсе диделәр.

Гали авылыннан Илһамия ханым Кәримова да үзенең Саба районында Бөтендөнья хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы тарафыннан “Төп нигез” дип аталган темага үткәрелгән күчмә утырыштан алган тәэсирләре бе­лән уртаклашып, Асия ханым Исмәгыйлеваның төп нигезе дә, анда әйтелгәнчә, нык булуы турында тагын бер кат кабатлап үтте. Без, аккалфаклылар да, үзебезгә нәтиҗә ясап, киләчәктә эшебездә “төп нигез” темасын ныклабрак тик­шерергә, дәвам итәргә дигән максат куйдык.

Мәҗлес көн буена сузылды. Әле төп кунаклар таралгач та, юбилярга бүләкләрен тапшырырга Самарадан, башка урыннардан җыелган аккалфаклыларны күрергә килүчеләр дә күп булды. Асия ханымның кызы Фирдәүс көне буе һәр кунакны каршы алып, озатып торды.

Безнең чәй өстәле кырыенда “Бердәмлек” газетасының соңгы саннарын күреп, аны яратып укулары турында әй­түчеләр, басылган кайбер язмаларга карата үз фикерләрен белдерүчеләр дә табылды. Барсы да “Бердәмлек”нең гомере озын булсын иде, дип теләделәр, анда эшләүчеләргә рәхмәт сүзләрен әйттеләр.

Без, аккалфаклылар да, тик кенә утырып, чәй генә эчеп тормадык. Балалар, аларның ата-аналары белән төрле мас­тер-класслар үткәрдек. Мин үзем кулъяулык чигәргә, аның читләрен тамбур ысулы белән бизәргә өйрәттем.

Похвистнево районы Га­ли авы­лы­ның "Ак кал­фак" оеш­ма­сы җитәкчесе Илһамия КӘРИ­МОВА (сулда) юбиляр Асия Исмәгыйлевага бүләк тап­шыра.

Похвистнево районы Га­ли авы­лы­ның «Ак кал­фак» оеш­ма­сы җитәкчесе Илһамия КӘРИ­МОВА (сулда) юбиляр Асия Исмәгыйлевага бүләк тап­шыра.

мастер класс

Балаларны кулъяулык чигәргә өйрәтү мастер-классы.

Күрше Подбельскида яшәү­че хатын-кызлар белән сөйләшеп, “Ак калфак” оешмабызның җирле бүлекчәсен дә оештырдык. Бу эшкә бик теләп мәктәптә хуҗалык мөдире булып эшләүче Зөлфия ханым Сәлахова, музей җитәкчесе булган Әлфия ханым Ижедерова, ашханә пешекчесе Альбина Мамышева алындылар.

Мәчәләй авылы җирлеге җитәкчеләре белән дә очрашып, сөйләшү булды. Алар да, без дә бергә, кулга-кул тоты­нышып, эшләргә, туган теле­безне, динебезне, гореф-га­дәт­ләребезне, йолаларыбызны, мәдәниятебезне сакларга, югал­ганнарын кайтарырга тырышачакбыз, дип сүз бирештек. Амин, шулай була күрсен иде.

Разия ӘЮПОВА, өлкә хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1191

Комментирование запрещено