Нурсултан Назарбаев наградил Рустама Минниханова Глобальной премией по исламским финансам / Нурсолтан Назарбаев Рөстәм Миңнехановка Ислам финанслары буенча глобаль премия тапшырды

g4563Президент Казахстана Нурсултан Назарбаев наградил Президента Татарстана Глобальной премией по исламским финансам (GIFA) за значительный вклад в развитие и продвижение исламского финансового рынка на региональном уровне. От имени лидера республики премию получил заместитель Премьер-министра РТ Василь Шайхразиев. Об этом сообщает портал Tengrinews.kz.

В числе награжденных также оказались министр финансов Казахстана Бахыт Султанов, председатель Центрального банка РФ Эльвира Набиуллина. Главная номинация премии GIFA «Глобальный лидер по исламским финансам» досталась Президенту Республики Джибути Исмаилу Омар Гелле. Ему награду Назарбаев вручил лично. Также были отмечены победители в более чем 50 номинациях.

Первая премия GIFA была вручена в 2011 году, она является одной из основных наград в индустрии исламских финансов. Ее учредили английская компания EdBiz Согрогаtiоn, публикующая глобальный отчет по исламским финансам.

«Татар-информ».

* * *

Казакстан Президенты Нурсолтан Назарбаев Татарстан Президентына, төбәк дәрәҗәсендә ислам финанс базарын үстерүгә һәм алга җибәрүгә зур өлеш керткәне өчен, Ислам финанслары буенча глобаль премия (GIFA) тапшырган. Республика башлыгы исеменнән премияне Татарстан Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхраҗиев кабул иткән. Бу хакта Tengrinews.kz порталы хәбәр итә.

Бүләк алучылар исемлегендә Казакстанның финанслар министры Бахыт Солтанов, Россия Үзәк банк рәисе Эльвира Нәбиуллина да бар. GIFA премиясенең «Ислам финанслары буенча глобаль лидер» төп номинациясе Джибути Республикасы Президенты Исмаил Омар Геллега бирелгән. Назарбаев аңа бүләкне шәхсән үзе тапшырган. Шулай ук 50дән артык номинациядә җиңүчеләр билгеләнгән.

GIFA премиясе беренче тапкыр 2011 елда тапшырыла, ул ислам финанслары индустриясендәге төп бүләкләрнең берсе санала. Аны ислам финанслары буенча глобаль хисап бастыручы EdBiz Согрогаtiоn инглиз компаниясе оештырган.

«Татар-информ».

Просмотров: 1000

Комментирование запрещено