Зур юбилейга – зур бәлеш

День города Новокуб1Новокуйбышевскиның – 65 һәм биредә урнашкан нефтехимия компаниясенең 60 еллык юбилейлары зур итеп уздырылды.

Бу уңайдан өлкә губернаторы Николай Меркушкин Куйбышев синтетик спирт заводының беренче директоры, Социалистик Хезмәт Герое Анна Федотовага һәйкәл ачу тантанасында катнашты. “Аның җитәкчелегендә завод илебезнең нефтехимия үзәгенә әверелде. Бүген дә биредә яшәүче халыкның өчтән бере – 15 меңләп кеше, нефть һәм газ тармагында эшләп, өлкә бюджетының нигезен сала, өлкәнең генә түгел, Россиянең дә ышанычы булып тора”, — дип белдерде губернатор үзенең чыгышында.

Бу көнне Новокуйбышевск мәйданнарында, мәдәният са­райларында, барлыгы 55 мәй­данчыкта төрле мәдәни чаралар үткәрелде. Бигрәк тә унынчы мәртәбә үткәрелүче “Милли сезоннар” милли мәдәниятләр фестивале күңелле үтте. Ан­да Самара, Тольятти, Отрадный, Чапаевск, Жигулевск һәм өлкәнең күп­челек район үзәк­ләреннән килгән 400ләп кеше катнашты.

…Фестиваль төрле милләт халыкларының әйлән-бәйлән уены белән башланып китте. Биючеләр мәйданга зур Россия әләмен күтәреп чыктылар. Кунакларны шәһәр округы башлыгы Сергей Марков һәм Самара өлкә Халыклар дуслыгы йорты директоры вазифаларын башкаручы Александр Хоровинников котладылар.

Идел буенда яшәүче төр­ле милләт халыклары мә­дәниятен егермеләп иҗат коллективы – төрле районнары һәм шәһәрләреннән килгән чувашларның “Хавас”, “Азамат”, “Соловушка”, казахларның “Ак булак”, немецларның “Эдельвейс”, татарларның “Ялкынлы яшьлек” халык ансамбле, Воскресенка авылы мәктәбенең казак балалары коллективы, “Чуди лей” эрзянь-мордва ансамбле һәм башкалар тәкъдим итте. Чапаевскиның “Наследие” рус мәдәни-агарту иҗтимагый оешмасы да бәйрәмгә ныклап әзерләнгән иде: алар рус халык гореф-гадәте буенча икмәк пешереп килгәннәр, рус һәм татар биюләрен әзерләгәннәр, оешма җитәкчесе Наталия Широкова җыйган борынгы рус өе экспонатларыннан күргәзмә ясаганнар.

День города Новокуб1День города Новокуб НовокубҺәр милләт вәкилләре биеп-җырлап кына калмадылар, бәй­рәмгә килүчеләргә үз гореф-гадәтләре, мәдәнияте, көн­кү­реше турында сөйләделәр, яңа китаплар тәкъдим иттеләр, мастер-класслар оештырды­лар, бергәләшеп рәсемгә төш­теләр, тамашачыларны төрле мил­ләт ризыкларыннан авыз ит­терделәр. Ә инде Новокуйбышевск шәһәренең юбилее уңаеннан профессиональ кулинарлар пе­шергән 65 килограммлы зур татлы бәлеш кисәкләре һәр кешегә кадерле бәйрәм сые итеп бирелде.

Эльвира РӘФЫЙКОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1127

Комментирование запрещено