Әскәрнең гүрләре иман нурлары белән тулы булсын

iМәрхүмне соңгы юлга озату Самарада 14 сентябрьдә Вилоновская урамы, 1нче йорт, 118нче фатир (6нчы кат) адресы буенча сәгать 11дә булачак.

Үз вакытында Самараның данлыклы “Океан” кибетенең генераль директоры булып эшләгән, “Өлкәбезнең ел хатыны” исеме иясе, танылган эшкуар, җәмәгать эшлеклесе, өлкә һәм Самара шәһәренең милли оешмаларына, мәчетләребез төзелешенә даими ярдәм күрсәтеп торучы Сания Ибраһим кызы Каюмованың улы Әскәр Әнгам улы Каюмовның 62нче яшендә вакытсыз вафат булуы сәбәпле, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте Сания апаның, мәрхүмнең якыннарының һәм туганнарының зур кайгысын уртаклаша.

* * *

Әскәр әфәнде, мөселман баласы буларак, гомере буе кешеләргә һәм Самара Җәмигъ мәчетенә игелек кылып гомер итте. Баш гыйбадәтханәбез төзелешенә аның керткән өлеше бәяләп бетергесез.
Раббыбыздан без бернәрсәне — Әскәр әфәнденең биргән садакалары кабул булсын иде, дип сорыйбыз. Урынының җәннәт бакчаларында булуын теләп, дога кылабыз.
Аның әнисе – Сания апа Ибраһим кызы Каюмовага Аллаһы Тәгаләдән – сабырлык, гаиләсенә түземлек сорыйбыз.

Самара өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин,
Самара Җәмигъ мәчете мөтәвәллияте рәисе
Җәүдәт Шәрапов.


* * *

Төбәгебезнең атаклы сәүдә остасы, “Бердәмлек” газетасының якын дусты, ярдәмчесе һәм фикердәше Сания Ибраһим кызы Каю­мованың улы Әскәр Әнгам улы Каюмовның вакытсыз вафат булуы сәбәпле, Сания апаның, мәрхүмнең якыннарының һәм туганнарының олуг кайгысын уртаклашабыз, сабырлык телибез.

“Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре.

* * *


Хөрмәтле Сания апа!

Гомеремнең бер өлешен сездән алган тәҗрибә белән яшәвемә рәхмәтлемен. Сезнең киңәшләрегезне әле дә шәхси тормышымда да, җәмгыять эшчәнлегендә дә, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе буларак та кулланам. Сез милли татар тормышында кайнап яшәүче шәхес буларак зур казанышлар яуладыгыз.
Бүген гаиләгездә зур югалту — яраткан улыгыз Әскәр Әнгам улы Каюмов арабыздан китте. Сания апа, сезнең кайгыгызны чын күңелдән уртаклашабыз. Аллаһы Тәгалә барыгызга да сабырлык, түземлек бирсен. Әскәрнең яткан гүрләре киң, иман нурлары белән тулы, туфрагы җиңел булсын.

Разия Әюпова гаиләсе белән.

Сания, Динар һәм Галия Абрагимовлар.

* * *

Хөрмәтле Сания апабыз!

Без Сезнең белән, гаиләгез белән 50 ел буе шатлыкта да, кайгыда да бергә булдык. Бүген олы кайгы Сезнең ишекне какты. Кызганычка, шушы авыр көннәрегездә кайгы уртак­лашу сүзләреннән башка берни белән дә ярдәм итә алмыйбыз. Түземле булыгыз, төшенкелеккә бирелмәгез, Аллаһы Тәгалә биргән сынауларны сабырлык белән кичерергә насыйп булсын.

Сәлимә Краснова-Игенбетова гаиләсе белән.

 

 

Просмотров: 1147

Один комментарий

  1. Иннә лилләһи үә иннә иләйһи раҗигүн! Урыны оҗмахта булсын! Сания апага Раббымыз сабырлык бирсен!