Сентябрьнең беренче көнендә дин кардәшләребез зурлап Корбан гаетен бәйрәм иттеләр. Бу көнне өлкәбезнең барлык мәхәлләләрендә бәйрәм рухы хөкем итте, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен корбаннар чалынды.
- Россиядә мал чалу һәм ит җитештерү өлкәсендә яңа техник регламентлар кертелгәннән соң, Самараның Җәмигъ мәчетендә корбанга терлек чалу санитария таләпләренә туры китереп оештырыла.
Быел Зөлхиҗҗә аеның 10-12нче көннәрендә биредә 400дән артык сарык, 14 сыер корбанга чалынды. Йөзгә якын дин кардәшебез ятимнәргә, фәкыйрьләргә, зәгыйфьләргә корбан итен бирү ниятеннән акчалата ярдәм иттеләр, 97 кеше мәчеткә, мәдрәсәгә садака итеп корбан итен бүлеп бирде. Ярдәмгә мохтаҗ булган меңнән артык кешегә корбан ите таратылды, - дип хәбәр итте Самараның Җәмигъ мәчете Ветераннар советы рәисе Таһир ага Мамышев.
Корбан гаете уңаеннан Җәмигъ мәчете йортында балалар өчен зур бәйрәм дә оештырылды. Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары Коръән сүрәләрен сәхнәләштереп күрсәтеп, Ибраһим пәйгамбәребезнең тарихы белән таныштырдылар. Балалар да, аларның ата-аналары да чараны бик кызыклы һәм файдалы булды дип, оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр, пылау, кайнар чәй белән сыйландылар.
Самараның Җәмигъ мәчетендә зурлап корбан мәҗлесләре үткәрү дә матур гадәткә кереп бара. Быел иң беренчеләрдән булып, биредә Елховка районы Тупли авылында туып-үскән мөхтәрәм ветераннар Мәрьям апа һәм Якуб ага Абдулловлар үзләренең биш кызы һәм кияүләре белән бергә корбанга сыер чалып, 80 кешелек зур мәҗлес үткәрделәр. Ә 12 сентябрьдә Җәмигъ мәчете Самараның алты мәхәлләсе әгъзаларын (бу йөзгә якын кеше) шулай ук изге мәҗлескә җыйды.
Корбан Гаетен өлкәбезнең башка шәһәр-авылларында да зурлап бәйрәм иттеләр. Сызранның Азан мәчете йортында махсус ясалган урында 150гә якын сарык корбанга чалынган.
- Декабристлар урамында урнашкан Үзәк мәчетебез йортында да корбан чалу урыны тәлапләргә туры китереп ясалган, тик, әлегә төзелү эшләре барганга, анда икенче ел инде корбан чалмыйбыз. Быел Сызранда корбан чалучыларның саны 300дән дә артты. Дин кардәшләребез итнең өчтән бер өлешен мохтаҗларга таратыр өчен мәчеттә калдырдылар. Андыйлар шәһәребездә байтак, аларның исемлеген дә төзергә ниятлибез.
Мәсәлән, җирле эшкуарлар агалы-энеле Шәүкәт һәм Рөстәм Сәйфетдиновлар, Радик Газизов Декабристлар урамында урнашкан Үзәк мәчеттә аксакалларга һәм абыстайларга садака итеп икешәр кило он өләштеләр. Мәчетебездә 75 кешелек зур Корбан мәҗлесе дә үткәрдек, - дип сөйләде Сызран, Октябрьск һәм Шигон районары имам-мөхтәсибе Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев.
Камышлы районының Иске Ярмәк авылында өч көн дәвамында корбанга сиксәнләп сарык чалынган. Бу турыда Камышлы, Кләүле, Исаклы районнары имам-мөхтәсибе, Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим хәбәр итте.
- Унысын авылдашларыбыз мәдрәсә бинасында мәҗлесләр үткәрү өчен бирделәр, биредә гыйлем туплаучы шәкертләргә үз бакчаларында үстергән яшелчәләреннән гошерләрен дә җыеп тапшырдылар. Һәр елдагыча мәчет әһелләре әлеге итләрдән мөселман кардәшләребезне чакырып зур мәҗлесләр үткәрергә, мәчетләргә килә алмаганнарга өйләренә шулпасын һәм итләрен тапшырырга ниятләп торалар.
Шунысы да шатландыра, Иске Ярмәктә хәзер ике – төп Җәмигъ мәчетеннән һәм яңа төзелеп килүче Аллаһы йортыннан да азан тавышы яңгырап, авылыбызга ямь биреп тора. Яңа гыйбадәтханәдә дини йолаларны, өлкән яшьтә булуына карамастан, Әбүзәр бабай Шәрәфетдинов алып бара. Ул һәр көнне өйләгә килеп, Азан әйтә, намазларны да анда укый. Корбан гаете көнне дә бәйрәм намазы ике мәчетебездә дә укылды, — дип сөйләде Габдулла хәзрәт.
Самара өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, хаҗ сәфәренә киткән йөздән артык хаҗиларыбыз 15 сентябрьдә исән-имин әйләнеп кайтканнар. Аларның кылган изге гамәлләрен Аллаһы Тәгалә кабул итеп алсын иде.
Әминә ШИҺАПОВА әзерләде.
Просмотров: 1136