Әтиләре сугышта үлгәч, Мөнәвәрә әби кызы Гөлчирәне һәм улы Гамилне зур кыенлыклар белән үстерә. Аларның икесен дә ягымлы һәм кешелекле итеп тәрбияли. Үсеп җиткәч, Гамил оста спортчы булып таныла. Чаңгыда шуу һәм велосипед ярышларында Куйбышев һәм Оренбург өлкәләренең чемпионы исемен яулый. Иске Ярмәк авылы халкы аны хөрмәт итеп “Чемпион Гамил», дип атый. Армия сафларында тагын да югарырак дәрәҗәдәге спорт ярышларында катнаша ул.
Таза гәүдәле, шат йөзле Гамилне Иске Ярмәк авылы кешеләре һәрвакыт горурланып телгә алалар. Кызганыч ки, аңа армия хезмәтеннән әйләнеп өенә кайтырга насыйп булмый. Гамилне Казан шәһәре урамында мотоциклда килеп, башына тимер белән сугып үтерәләр. Җинаятьчеләрне таба алмыйлар. Шулай Сәдретдин кызы Мөнәвәрә әбинең башына тагын бер фаҗига төшә.
Гамилнең апасы Гөлчирә дә оста спортчы була. Ул район күләмендәге ярышларда гел призлы урыннар яулый. Үз гомеренә балалар бакчасында эшләде. Хәзер инде Гөлчирә дә үзе турында матур истәлекләр калдырып, бакый дөньяга күчте.
Ялгыз калган ире Тәлгат Ваһаҗев мәрхүм хатыны Гөлчирәгә багышлап шигырьләр яза. Телендә гел аның исеме. Искә алып сөйләгәндә, дулкынланудан күзләренә яшьләр килә. Каенесе Гамилнең фаҗигале үлеме турындагы уйларын, фикерләрен ул хәзер шигъри юлларга салган. Бу бәетне ана исеменнән язып, Мөнәвәрә әбинең кайгы-хәсрәтен сурәтли. Язган хатында һәм шигъри юлларында хатыны Гөлчирәгә, аның әнисе Мөнәвәрә әбигә һәм каенесе Гамилгә аның олы хөрмәте һәм җылы хисләре ачык күренә.
Ана газабы
Хезмәт иттең, балакаем,
Казан дигән калада.
Ник явызлар кул салдылар
Минем газиз балама?!
Ярыштагы казанышлар
Синең башка җиттеләр,
Тимер белән арттан сугып,
Юлга ташлап киттеләр.
Больницага алып килгәч,
Тын алмадың яңадан,
Алтын көзнең беркөнендә
Мәхрүм булдым баламнан.
Гамил улым, балакаем,
Кемнәр җитте башыңа,
Үлегеңне кайтардылар
Беркөн минем каршыма.
Бер күлмәгең калды, балам,
Кия идең кадергә,
Инде сине җирләдек без,
Куеп салкын кабергә.
Балакаем, чаңгыда син
Оча идең кош кебек,
Күңелләрдә даның калды,
Мәңге сүнмәс ут кебек.
Кунакка да кайта алмадың,
Күрә алмагач үзеңне,
Күз алдыма ятим үскән
Чакларыгыз тезелде.
Балакайлар, ачлы-туклы
Үстегез сез гел бергә,
Оҗмахларда очрашсакчы
Атагыз белән бергә.
Сугышларда үлеп калды
Минем хәләл җефетем,
Синдә генә иде, балам,
Минем бөтен өметем.
Җаным минем телгәләнде,
Үзәкләрем өзелде,
Кайгы мине чорнап алды,
Кара көннәр тезелде.
Синең хакта елый-елый,
Башым чиргә бәйләнде.
Гәүдәм, кулым, аякларым
Калтырауга әйләнде.
Җирләндең син туган якта,
Ятим үскән җирләрдә.
Тик мин генә үлеп калдым,
Күмелдем ят җирләрдә.
(Мөнәвәрә әби Урта Азия якларында җирләнгән).
Тормышта нинди генә кешеләр очрамый. Алар арасында искиткеч ягымлы, бер күрүдә үзләренә олы хөрмәт һәм җылы тойгылар тудыручылар да бар. Мөнәвәрә әби, аның кызы Гөлчирә һәм улы Гамил менә шундыйлардан. Бәет авторы Тәлгать Ваһаҗев та аларга тиң шәхес. Яшьлегендә ул да оста спортчы, трамплиннан сикерүче иде. Моны тик куркусыз, чын егет кешеләр генә булдыра алалар бит.
Ул хәзер мәчет карты. Үзен тирән хисләр ураганда, шигырьләр яза. Шигырьләр аша йөрәк сызлауларын бастырып яши.
Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.
Самар шәһәре.
Просмотров: 1073