В центральной библиотеке Сызрани прошел «День дружбы народов» / Барыбыз да тату һәм дус яшибез…

1-IMG_031712 сентября в Центральной библиотеке им. Е.И. Аркадьева г.о. Сызрань состоялось культурно-познавательное мероприятие «День дружбы народов». Главные цели мероприятия: ознакомление с культурой и традициями, бытом и национальными костюмами, а также, безусловно, творчеством,  разных народов, проживающих на территории Сызрани и Самарской области.

В празднике приняли участие представители национально-культурных автономий нашего города.

Председатель Национально-культурной автономии татар Ринад Шарафутдинов выступил с приветственной речью, в которой было отмечено важное значение таких мероприятий для установления дружественных отношений между представителями разных национальностей, а также поздравил всех присутствующих с замечательным праздником – «Днем дружбы народов»!

1-IMG_03081-IMG_0311 1-IMG_0312 1-IMG_0317 1-IMG_0323Также татарская автономия познакомила собравшихся с особенностями национальной культуры. На празднике были представлены презентации, звучали музыка и песни на родных языках участников, исполнялись танцы и проводились национальные игры. Атмосфера праздника была очень радушная, теплая и располагающая!

Светлана ЛАВРЕНТЬЕВА, координатор НКАТ г.о. Сызрань.

Официальный сайт НКАТ г.о. Сызрань.

* * *

Сызранның татар мил­ли-мәдәни автономиясе шәһә­ребезнең үзәк китап­ханәсендә уздырылган “Халыклар дуслыгы көне” бәйрәмендә катнашты. Милләттәшләребез ча­­рага килгән “Кристалл” мәк­тәбе укучыларын татар хал­кының гореф-гадәтләре, мә­дәнияте белән таныштырдылар. Автономия рәисе Ринад Шәрәфетдинов балаларны, китапханә хезмәткәрләрен сәламләп, барысын да Халыклар дуслыгы көне белән тәбрикләде. Ул: “Өлкәбездә төрле милләт халыклары үзара дус яшиләр: бер-берсенә кунакка йөрешәләр, бергәләп күңел ачалар. Бүгенге бәйрәм дә милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан уздырыла”, — дип сөйләде.

Яшь буын вәкилләре Лиана Якупова һәм Расита Тимер­булатова китапханәче Гөл­сем Салихова ярдәмендә “Мил­­ләтем – горурлыгым минем” дип аталган презентация әзерләгәннәр иде. Милли ки­­ем­нәргә киенгән кызлар татар халкының кунакчыл булуын ассызыклап, бәлеш, шурпа, салма кебек милли ризыклар турында сөйләделәр, “Чишмә” ансамбле җитәкчесе Рөстәм Туктаровның гармунына кушылып җырладылар.

Бу көнне балаларга башка милләтләрнең мәдәнияте белән дә якыннан танышырга насыйп булды. Өлкәбездә халык саны буенча дүртенче урында торган мордва хал­кы­ның милли бәйрәме “Мас­торава” турында аларның ишеткәннәре бар икән. Җирле мордва милли-мәдәни автономиясе шәһәребездә “Од толонь чи” (Яңа ут көне) бәйрәмен дә даими зурлап үткәрә. Ки­тап­ха­нәчеләр Любовь Дудченко һәм Надежда Филинкова кызыклы сценарий төзеп, уку­чыларга чуваш, башкорт хал­­кының тел үзенчәлекләре ту­рында сөйләделәр, милли бәйрәмнәргә, йолаларга багышланган фильмнардан өзекләр күрсәттеләр. Алар әзер­ләгән төрле милләт халкы язучыларының китаплары, милли киемнәр күргәзмәсе дә зур кызыксыну уятты.

Сызранның немец “Надежда” милли-мәдәни оешмасы җитәкчесе Рәсимә Сала­ватованың гаиләсендә җиде милләт вәкиле бар икән. Ул немец халкының милли ки­ем­нәрен, уенчыкларын алып килгән иде.

Җыр-бию, уеннар белән үре­леп барган бәйрәм бергә­ләшеп дуслык турында җыр башкару белән тәмамланды.

Гөлнара НУГАЕВА-КАНЯРОВА,

Сызран шәһәре татар милли-мәдәни автономиясенең мәдәни чаралар оештыручысы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1215

Комментирование запрещено