Күркәм бәйрәм

kjaJmDsngkoХалкыбызның күркәм дини бәйрәмнәре бар. Шуларның берсе — Корбан гаете. Шушы бәйрәм хөрмәтенә Яңа Ярмәк авылында, мәчет янында, бәйрәм оештырылды. Иртәнге сәгать алтыда инде өстәлләр тезеп куелган, сый-хөрмәт белән тутырылган иде.

Өлкәннәр, ир-атлар сәгать сигездә мәчеттән чыгуга кайнар пылау да килеп җитте. Аннан соң әби-апалар, мәктәп балалары, укытучылар, читтән кайткан кунаклар да катнашты. Йөздән артык кеше табынга утырып, пылау һәм башка хәләл ризыклар белән сыйланды. Ә иң мөһиме — имамыбыз, картларыбыз, әби-апаларыбыз тарафыннан барлык әрвахларыбыз рухына Коръән сүрәләре укылды, теләкләр теләнде.

kjaJmDsngko

D7S5pkrOVbo31npAyRuOjsШушы табыннарны оештырган, аш-су әзерләгән барчасына да чын күңелдән рәхмәтләр әйтелде. Кешелеклелек, ярдәмчеллек кебек уңай сыйфатлар тәрбияли торган бәйрәмнәребезне олылыйк, хөрмәтлик һәм киләчәктә дә исәнлектә-саулыкта яшәп, Корбан бәйрәмнәре табыннарында очрашырга насыйп булсын иде. Әмин.

Розалия ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1069

Комментирование запрещено