Ришат Төхвәтуллинның Инстаграмдагы ФОТОсы зур бәхәс куптарган (өр-яңа клип)

1(1912)«Мәхәббәтем». Бары тик бер сүз. Әлеге фотосурәт астындагы Ришат элеп куйган язу интернетта шау-шу куптарды. Кем бу кыз? Очрашалармы? Чыннан да мәхәббәтеме?

Әллә никадәр комментарий җыелган инде. Берәүләр бәхет теләсә, икенчеләре «шәбрәк кыз табып булмады микәнни» ди. Өченчеләре «берни дә аңламыйсыз сез» дип сүгә.

Баксаң, бу кыз җырчының «Мәхәббәтем» дип аталучы өр-яңа клибында уйнаган Чулпан Нурислам кызы Сәлимгәрәева икән. Белгечлеге буенча юрист. Инде чыннан да Ришатның мәхәббәтеме, юкмы — билгесез. Белүебезчә, иң чибәр һәм талантлы буйдаклар исемлегендә йөрүче Ришат әлегәчә кемгә дә булса йөрәген ачарга ашыкмый. Вакыт күрсәтер.

1(1912)matbugat.ru

Просмотров: 1161

Комментирование запрещено