1552 ел татарның шәһәр структурасын бетереп, аны авыл кешесе итте – Искәндәр Гыйләҗев

Clipboard19(1)Казан ханлыгы алынуы нәтиҗәсендә, татар халкы авыл кешесенә әйләнә. Бу хакта, «Безнең мирас» журналы Хәтер көненә багышлап оештырган «түгәрәк өстәл» форматындагы киңәшмәдә, тарих фәннәре докторы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев әйтте. 

«Без 1552 елның татар тарихында нинди роль тотуы хакында уйланырга тиеш. Кемдер моны без эмоциональ рәвештә кабул итәргә тиеш, икенчеләр ярар инде, беткән, үткән, нигә аны актарырга, ди. Ләкин объектив караганда, берничә юнәлештә фикерләргә була. Беренчедән, татар үзенең дәүләтчелеген югалтты. Бу – бик зур югалту һәм бик зур фаҗига. Без шул хакыйкатьне аңларга тиеш», – ди Искәндәр Гыйләҗев.

Аның фикеренчә, 1552 елдан соң татарлар «икенче сортлы» халыкка әверелә. «Шул югалтулар аркасында татар үзенең шәһәр структурасын югалтты. Татарлар Казаннан куыла, татар шәһәр халкы булудан туктый. Моның нәтиҗәсен без әле дә татыйбыз. Хәзер татарда милли шәһәр структурасы бармы икән? Шәһәр татар структурасын бетереп кенә ята», – дип саный галим.

Аның сүзләренчә, шәһәр үзенең зурлыгы белән халыкны берләштерергә сәләтле. Аның кешене икътисади һәм мәдәни яктан да үстерү мөмкинлеге бар. «Казан ханлыгы вакытында татарның үз «казаны», хакимияте, шәһәр мәдәнияте, шәһәр икътисады булган. Болар барысы да юкка чыккан. Татар авыл халкына әйләнгән. Авыл халкына хөрмәт итеп карыйбыз, тик аның бик күп мөмкинлекләре чикле. Бар да аңлы рәвештә, татар берләшмәсен, каршылык күрсәтмәсен өчен эшләнелгән», – дигән фикер җиткерде тарихчы. 

«Татар-информ».

«Татар теленең иң зур дошманы – ул авылдан шәһәргә күчеп килгән, әмма чын мәгънәдә шәһәр кешесе була алмаган авыл кешесе»

«ХХ гасыр ахырында гына без шәһәрдә татар халкын күрәбез. Шәһәргә авыл халкы күчте, әмма чын мәгънәдә шәһәр кешесе булып китмәде. Авылны сагынып, авыл турында җырлап, елап утырып… Шул ук вакытта кире авылга кайтмыйча һәм авылга карата тискәре карашта булып яши. Бу – гаҗәп күренеш. Авыл кешесе шәһәргә килеп төпләнә дә, авылны сагынса да, саланы ким күрә. Балаларын да русча тәрбияли. Татар теленең иң зур дошманы – ул авылдан шәһәргә күчеп килгән, әмма чын мәгънәдә шәһәр кешесе була алмаган авыл кешесе», – ди Искәндәр Гыйләҗев.

«Татар-информ».

«1552 елдагы вакыйгалар татарларда феодал катламны юк итүгә китерде»

1552 елдагы вакыйгалар татарларда феодал катламны юк итүгә китерде. Тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев шундый фикердә. 

«Җир биләүчеләр, аксөякләр, морзалар – феодал катламын югалту бик тискәре нәтиҗә бирде. Безнең татар һәрвакытта да шул кешеләрдә үз өметен, киләчәген күргән. Чөнки феодал сыйныфның кулында акча, феодал сыйныфның кулында үсеш өчен бөтен матди мөмкинлекләр. Алар кулында – идарә, хакимият. Алар кулында – мәдәният үсеше, алар кулында белем. Акча булмаса, белем дә булмый. Аксөякләр булмаса, югары мәдәният тә булмый. Алар юкка чыкканга XVII-XVII гасыр мәдәнияте чын мәгънәсендә кризис кичерә», – дип саный тарихчы.

ХVIII гасыр уртасында гына татар милләтендә кабат акчалы кешеләр барлыкка килә, күтәрелеш башлана, ди Искәндәр Гыйләҗев. Авыр шартларга яраклашып, руслар белән бер җәмгыятьтә яшәүне дә ул татар милләтенең көчлелек билгесе, ди.

«Безнең милләт ХIX йөздә яңадан күтәрелә. Без шуның белән горурланырга тиеш. Рус дәүләтендә, христиан дәүләтендә милләт нинди көчле позицияләргә ирешә. Ул рус дәүләте ярдәме белән ирешелгән әйбер түгел. Без бу хакта еш кына сөйләргә дә онытабыз. Татар шундый фаҗигага тарса да, ул барыбер үз урынын тапкан. Моның белән горурлану кирәк», – дигән фикердә Искәндәр Гыйләҗев.

«Татар-информ».

Просмотров: 843

Комментирование запрещено