Милләттәшебез Гөлия Морозова өчен Самараның 188 санлы балалар бакчасы – икенче йорт. Җиде ел элек биредә хезмәт юлын тәрбияче буларак башлаган ханым бүген тәрбия һәм методика буенча җитәкче урынбасары вазифаларын башкара.
- Һөнәрем буенча мин укытучы. Улымны балалар бакчасына урнаштыру теләге белән үзем бирегә тәрбияче булып урнаштым. Бер-ике ел эшләрмен дә кабат мәктәпкә китәрмен, дип уйлаган идем. Тик сабыйларның самимилеге, эчкерсезлеге мине яңа һөнәремә гашыйк итте. Алар белән шөгыльләнгәндә үземне кабат балалык дөньясына ишек ачкандай тоям, — дип сөйләде педагог.
Бүген Гөлия Васыйф кызы балалар бакчасының методик эшен һәм барлык тәрбия-белем бирү процессын оештыра: үстерү программаларын һәм педагогик планнарны эшләүдә һәм гамәлгә кертүдә актив катнаша, төркемнәрне уенчыклар, уку әсбаплары белән тулыландыра.
- Бакчабызда балаларның төрле гамәлдә танып-белү ихтыяҗларын формалаштыруга, иҗади эшчәнлекләрен үстерүгә юнәлтелгән берничә проект мәйданчыгы эшләп килә. Тәрбиячеләр сабыйларны шәхес итеп тәрбияләүдә яңа технологияләр, алымнар кулланалар, ата-аналар белән дә тыгыз эшчәнлек алып барыла, — дип таныштыра Гөлия ханым.
Биредә нәни самаралыларны патриотик һәм толерантлык рухында тәрбияләүгә дә зур әһәмият бирелә. Алар “Үлемсез полк” акциясендә, төрле чараларда актив катнашалар, өлкәбездә яшәүче төрле милләт халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән дә таныш. 12 санлы төркемдә, мәсәлән, бу темага багышланган аерым бер күргәзмә оештырылган. Анда татар милләтенә кагылышлы экспонатлар — Казаннан алып кайткан сувенирлар, түбәтәй һәм башка әйберләр дә урын алган. “Кораблик” балалар бакчасында сөйләм кимчелекләре булган һәм аутизм белән авыручы сабыйлар төркемнәре бар, сәламәтлекләре чикләнгәннәр өчен белем бирү программасы (инклюзив) да кулланыла икән. Мондый балалар сәламәт иптәшләре белән бер төркемгә йөри һәм алар арасында бернинди дә чик юк. Инвалидлык кимчелек дип түгел, ә теге яки бу кешенең үзенчәлеге дип кабул ителә. Бу программаларның яхшы нәтиҗәләр бирүен балалар бакчасының, аның хезмәткәрләренең төрле бәйгеләрдә җиңеп, шәһәр мәгариф департаментының Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнүләре дәлилли. Әлбәттә, монда Гөлия Васыйф кызының да өлеше зур. Хезмәттәшләрен хөрмәт итеп, бирегә йөрүче балаларны үзенекеләрдәй яратканга бөтен күңелен биреп эшли дә ул.
Хезмәт көне тыгыз булуга карамастан, милләттәшебез гаиләсенә – ире, ике баласы белән аралашырга да вакыт таба. Кызы Регина бүген Самараның Аэрокосмик университетында белем ала, ә улы Вадим — өченче сыйныф укучысы.
- Мөмкинлек килеп чыккан саен туган авылым Яңа Солтанголга кайтып, әти-әниемнең хәлен белеп торабыз. Балалар аеруча Сабан туе бәйрәмен көтеп алалар. Кайткан саен Әлфинур әбиләре үзләрен чәкчәк, кыстыбый кебек милли ризыклар белән сыйлый, — дип якыннарын җылы сүзләр белән искә алды Гөлия ханым.
Тиздән милләттәшебез һөнәри бәйрәмен — мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәчәк. Без аны чын күңелдән шушы вакыйга белән котлап, хезмәтендә яңа уңышларга ирешүен, яңа үрләр яулавын телибез.
Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 1218
умничка