Мәчәләйнең Үзәк мәчетенә – 30 ел!

41125260Менә 30 ел инде Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылында Үзәк мәчетебез дин учагы буларак гөрләп эшләп тора. Картларыбыз анда намазга йөри, кышкы көннәрдә халык вәгазьләр тыңларга җыела, ә җәйге ял вакытында балалар өчен дин сабаклары укытыла. Шуңа да гыйбадәтханәнең юбилеен зурлап үткәрергә булдык. Самарадан, Похвистнево, Камышлы районнарыннан кунак­ларны, гыйбадәтханәгә даими ярдәм күрсәтеп торучы эшкуарларыбызны 8 октябрьдә Коръән мәҗлесенә җыябыз.

Юбилей чарасына әзерлек күптән бара инде. Мәчетебезгә ремонт ясаттык, зур бүлмәдә идәннәрне сүтеп, керамзит белән өргәләрне җылыттык. Төзү материалларын сатып алырга, эшчеләргә хезмәт хакын түләргә акча күп китте, әлбәттә. Гыйбадәтханәнең эчке ягын да матурлыйсы бар бит әле. Монда бүген Самарада яшәүче эшкуарларыбыз – Фәхретдин Канюкаев һәм Шамил Семыкин ярдәмгә килде.

Тантанага хәзерлек кысаларында Үзәк мәчетнең тарихы турында бәләкәй генә китапчык та бастырып чыгардык. Аны әзерләүдә Самарада нәшер ителүче “Сәлам” татар һәм “Ыргыз” башкорт газеталары хезмәткәрләре Миләүшә Газимова белән Гөлнур Рыбакова ярдәм итте. Китапта якташларыбыз Локман хәзрәт Мәгъдиев, Шамил Канюкаев, Шамил Мамышевның язмалары һәм Равил Мамышевның фотосурәтләре кулланылды.

Мәчетебезне тәртипкә китерергә, китап бастырып чыгарырга ярдәм итүче барлык кешеләргә дә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Аллаһы Тәгалә барыгызга дә исәнлек, иминлек, бәхетле тормыш насыйп итсен иде.

Шамил МАМЫШЕВ, Похвистнево районының Мәчәләй авылы мәчете мәхәллә рәисе.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1053

Комментирование запрещено