Минтимер Шаймиев посетил выставку «Биляр. Осень 1236 года» / М.Шәймиев «Биләр. 1236 ел көзе» күргәзмәсе хакында: Биредә тарих кына чагылыш тапмаган

1506353085_view_3044187_2456395Вчера госсоветник Татарстана Минтимер Шаймиев посетил выставку «Биляр. Осень 1236 года» в национальной художественной галерее «Хазинэ». Поводом для ее создания стала книга археолога Константина Руденко, посвященная переломным событиям в истории Волжской Булгарии — в 1236 году монгольские войска завоевали Волжскую Булгарию и ее столицу Биляр, именуемую Великим городом.

Автор в содружестве с известным художником Булатом Гильвановым воссоздал героическую оборону Биляра. Выставка является художественно-исторической реконструкцией событий осени 1236 года, описанных в книге, сообщает пресс-служба казанского Кремля.

«У нас и музейное дело становится совершенно иным, более содержательным. Примером тому является сегодняшняя, я бы сказал, долгожданная выставка прекрасных авторов. Они написали историю с высокохудожественным оформлением. Много картин создано. Здесь не только отражена история, но и использованы новые живописные приемы, появился свой почерк, что очень ценно. Это важнейший труд, у нас есть такие творческие силы, мы стали еще сильнее для того, чтобы дальше и глубже изучать нашу историю, и главное — довести, передать ее через ваши труды из поколения в поколение. Эта выставка требует внимательного просмотра», — сказал Шаймиев.

Открытие выставки состоялось 29 августа и было приурочено ко Дню республики.

business-gazeta.ru

* * *

Кичә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Биләр. 1236 ел көзе» (Биляр. Осень 1236 года) күргәзмәсе белән танышты.

1506353085_view_3044187_2456395Иң элек ул Никос Сафроновның «Хәзинә»дәге күргәзмәсен карады. Кайбер картиналар аның игътибарын аеруча нык җәлеп итте. Мисал өчен, Михаил Казаковның портретын ул бик җентекләп карады. «Нинди караш! Нинди күзләр! Ничек карап тора», – дип бәя бирде ул рәссам осталыгына. «Көнбатышның югары рухилыгы» (Высокая духовность Востока) картинасындагы мәчет манараларын исә Болгардагы «Ак мәчетнеке» белән чагыштырды.

Шуннан соң Минтимер Шәймиев «Биләр. 1236 ел көзе» күргәзмәсе белән җентекләп танышты. Һәр рәсемнең детальләрен, нечкәлекләрен күзәтеп, бәясен бирде.

Тарих фәннәре докторы, археолог Константин Руденко билгеләп үткәнчә, 1236 ел вакыйгалары хакында тарихи хезмәтләрдә бик аз мәгълүмат табарга мөмкин. «Ə ул вакыйгалар бик зур үзгәрешләргә китерә, аннан соң дөнья үзгәрә», – ди тарихчы. Аның сүзләренчә, басмадагы рәсемнәр тарихи чыганакларга таянып ясалган.

«Караван» дип исемләнгән рәсемдә Дәүләт Киңәшчесен табигать, атлар, кешеләрнең кием-салымы җәлеп итсә, «Половчанка» картинасында ул сурәтләнгән хатын-кызның тышкы кыяфәтенә игътибар итте. Көнбатыш Европа халкы өчен зур роль уйнаган Батый ханның портреты, ул утырган тәхет тә кызыксыну уятты Минтимер Шәймиевта. Гомумән, рәсемнәрдәге кеше образларын ул аеруча ныклап өйрәнде.

Күргәзмәдә Биләрдә шул чорда эшләнелгән предметларны, аларның калдыкларын да күрергә була. Минтимер Шәймиев алар белән дә таыншты, аларның тарихы белән дә кызыксынды.

Дәүләт Киңәшчесе Биләрдәге мәчет хәрабәләре фотосурәтен дә бик җентекләп күзәтте. Билгеле булганча, әлеге мәчетнең мәйданы 2,5 мең кватрат метрдан артык һәм ул Болгардагы Җәмигъ мәчетеннән зуррак булган.

«Əлеге күргәзмәдә тарих кына чагылыш тапмаган. Монда сәнгатьнең яңа алымнары, рәссамның үз кулы сизелә. Болар барысы да бик кыйммәтле. Тарихка мөрәҗәгать итү туристларны җәлеп итәргә дә, республикабыз белән танышырга да ярдәм итә. Бу бик мөһим хезмәт», – дип бәя бирде күргәзмәгә Минтимер Шәймиев. Соңыннан ул тәкъдимнәр һәм мөрәҗәгатьләр китабында үз теләкләрен язды.

Шәһәр һәм Республика көне уңаеннан оештырылган күргәзмә тарихчылар, сәясәтчеләр, сәнгать дөньясын яратучыларда зур кызыксыну уяткан. Биредә Булат Гыйльфановның Константин Руденко китабы өчен язылган 18 картинасын күрергә мөмкин.

Проект үзе Идел буе Болгарстаны тарихында хәл иткеч вакыйгаларга багышланган. Монгол гаскәрләре Идел буе Болгарстанын һәм аның башкаласы Биләрне басып алган. Археолог, тарих фәннәре докторы Константин Руденконың китабы да шул вакыйгаларны чагылдыра.

«Татар-информ».

Просмотров: 987

Комментирование запрещено